Татарстан һәм Әстерхан фондларыннан: татархивы.рф сайтында Габдрахман Гомәригә багышланган виртуаль күргәзмә урнаштырылган

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татархивы.рф сайтында Габдрахман Гомәригә (18.01.1867-17.03.1933) багышланган виртуаль күргәзмә урнаштырылды.

Габдрахман Гомәри (Габдрахман Измайлович Гомәров) ‒ җәмәгать һәм дин эшлеклесе, татар дин әһеле, публицист, нәшир.

Габдрахман Гомәри Әстерхан шәһәрендә «Низамия» дип аталган яңа укыту методлы мәдрәсә ача, анда татарлар гына түгел, лезгиннар, казахлар, төрекмәннәр һәм башкалар белем ала. Мәдрәсәдән тыш, Габдрахман Гомәри Әстерхан шәһәренең башка уку йортларында мөселман фәлсәфәсе буенча лекцияләр укый, гарәп теле һәм әдәбиятыннан гамәли дәресләр алып бара.

Шулай ук ул фәнни тикшеренүләр белән дә шөгыльләнгән: ислам дине тәгълиматы, гарәп грамматикасы һәм синтаксисы проблемалары, марксизм һәм ислам чагыштырмасы, шәригать хокукы һәм логика, танылган мөселман трактатларын тәрҗемә иткән. 1906 елда гарәп филологы Ибн Хаҗиның «Кафия» трактатын тәрҗемә итә һәм Казанда бастыра. 1907 елдан Әстерханда үз мәчетенең типографиясендә «Идел» газетасын чыгара.

1913 елда патша хөкүмәте тарафыннан кулга алына һәм панисламизмны пропагандалауда гаепләнә. 1914 елның февралендә Казанга җибәрелә, 1917 елга кадәр шунда полиция күзәтүе астында сөргендә була. Әстерханга кайткач, Әстерхан губерниясендә мөселман руханилары башлыгы итеп билгеләнә. 1923 елда Россия, Себер һәм Казахстан мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составына керә, актуаль дини проблемаларны өйрәнә, «Ислам журналы» чыгаруда катнаша.

1930 елда Совет хөкүмәтенә каршы эшчәнлеге өчен Архангельск өлкәсенең ГУЛАГ лагерьларына җибәрелә, 1933 елда 66 яшендә шунда үлә. 1989 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Г. И. Гомәров аклана һәм реабилитацияләнә.

Әлеге күргәзмә Әстерхан өлкәсе архив эшләре агентлыгы һәм Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде. Күргәзмәдә «Әстерхан өлкәсе дәүләт архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениеләре фондларыннан документлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International