26 июньдә онлайн-конференция форматында «Тарихи журналлар: фәнни–басма эшчәнлегенең үсеш тенденцияләре» дигән Халыкара түгәрәк өстәл узды. Ул «Гасырлар авазы-Эхо веков» журналының беренче саны дөнья күрүгә 95 ел һәм аның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм «Гасырлар авазы-Эхо веков» журналы редакциясе инициаторлары булган онлайн – форумда Россия, Беларусь, Казахстан галимнәре, тарихи басма һәм интернет-басмаларының редакторлары һәм авторлары катнашты.
Журналны юбилей белән котлаудан тыш, барлык катнашучылар да хәзерге үсеш этабында тарихи-архив периодиканың гомуми проблемаларын билгеләп үттеләр: нәширләр белән техник проблемалар, укучылар аудиториясенең «күңелсез фактлар»ны укуга кызыксыну кимүе, яңа тикшеренүләргә һәм басмаларга бүлеп бирелә торган акчаларның җиткелексезлеге, яңа «тапталмаган» темалары һәм карашлары булган авторларның җитмәве.
Диалог барышында төрле темаларга редакцияара хезмәттәшлек һәм публикацияләр белән алмашу буенча тәкъдимнәр, шулай ук инде апробацияләнгән онлайн – форматта яңа очрашулар оештыру турында да тәкъдимнәр әйтелде.