Татарстан Республикасы муниципаль архивларына грант ярдәме алу өчен конкурста катнашучыларның проектларын яклау

2020 елның 25 сентябре, җомга

2020 елның 16-17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы муниципаль архивларына грант ярдәме алу өчен конкурста катнашучыларның проектларын ике номинация буенча яклау узды.

«Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм итү» номинациясендә муниципаль архивларның даими саклау документларын цифрлаштыру буенча проектлар тәкъдим ителде. «Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану буенча проектларга ярдәм итү» номинациясендә өлкә тарихы, шәхси документлар белән бәйле проектлар игътибарга лаек булды.

Катнашучылар ‒ 23 муниципаль архив, тәкъдим ителгән проектлар саны – 26.

Белешмә өчен. Конкурс алдынгы архив технологияләрен кертү һәм заманча җиһазлар һәм техника үзләштерү хисабына Россия Федерациясе Архив фонды документларын туплауны, исәпкә алуны, сакланышын тәэмин итү, муниципаль берәмлектә архив эшен оештыру өлкәсендә уңай тәҗрибәне тарату, муниципаль архив җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең һөнәри үсешен тәэмин итү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International