Шәхси фондлар буенча иң яхшы публикациягә конкурс йомгаклары

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елда «Санкт-Петербургның үзәк дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивы» Санкт-Петербург дәүләт казна учреждениесе каршындагы Шәхси документлар белән эшләү буенча Төньяк-Көнбатыш федераль округы архив учреждениеләренең оештыру-методик үзәге программасы нигезендә шәхси фондлар буенча иң яхшы публикациягә Конкурс үткәрелде.

Конкурста Россия Федерациясе субъектларының Төньяк-Көнбатыш федераль округы чикләрендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль архив учреждениеләре катнашты. Россия Федерациясе субъектларының һәм төбәкләрнең архив учреждениеләре конкурстан тыш катнаштылар.

«Документлар җыентыклары һәм альбомнарда публикация» номинациясендә Ольга Викторовна Федотова 1 урынны яулады

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ

«Приступая к своей биографии, не могу говорить только о себе… (Автобиографии жителей г. Казани начала XX века)»

Укучыларга тәкъдим ителә торган җыентыкта Казан губернасында туып-үскән яки XX гасыр башында анда күпмедер вакыт яшәгән затларның автобиографияләре урын алган.

Җыентыкка 1900-1914 еллардагы 31 автобиография кертелгән. Документлар Казан өченче ир-атлар гимназиясенең архив фондында саклана. Җыентыкта Сергей Гассар, Фатыйх Әмирхан, бертуган Газиз һәм Абдулла-Кадыйр Гобәйдуллиннар һәм башка күренекле сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләребезнең, танылган шәхесләрнең автобиографияләре тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International