Аяз Гыйләҗевның шәхси документларын Татарстан Республикасы дәүләт архивына тантаналы рәвештә тапшыру.

2020 елның 31 октябре, шимбә

Быел Татарстан Республикасы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан аның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау максатыннан, архив фонды даими рәвештә икътисад, фән, сәнгатьне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең документлары, җиһазлары белән тулыланып тора. Шәхси документлар архивы бу яки теге тарихи барышның тулы картинасын торгызуда зур әһәмияткә ия.

 

Архив фонды Гыйләҗевлар гаиләсенең шәхси хатлары, хезмәттәшләренең хатлары, рецензия һәм басмалар белән тулыланды. Тантаналы чарада А. Гыйләҗевның тормыш иптәше, улы, туганнары, язучылар, шулай ук аның иҗатын сөючеләр бар иде. А. Гыйләҗевка багышланган күргәзмәдә җәмәгатьчелеккә аның эш документлары, әсәрләренең кулъязмалары, котлаулар, блокнотлар, аның иҗатын өйрәнү буенча язылган фәнни хезмәтләр тәкъдим ителде.

Дәүләт архивында инде аның кулъязмалары саклана. Беренче тапкыр документлар архивка 2018 елда тапшырылган булган.

 

Документларны тантаналы шартларда тапшыру чарасы 2020 елның 28 октябрь көнендә Казанның “Адымнар – белем һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы бинасында үткәрелде. Әлеге урынның сайлануы да очраклы түгел. Мәктәп директоры Айдар Илдар улы Шәмсетдиновның тырышлыгы белән 2011 елдан алып язучының музее эшләп килә һәм гаиләсе белән җылы мөнәсәбәтләр сакланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International