Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган «Минем шәҗәрәм-2020» республика генеалогик конкурсында һәм «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

3 ноябрьдә конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Әлеге конкурсларда Татарстаннан барлык теләүчеләр дә катнашты. «Минем шәҗәрәм» генеалогик конкурсында 5 яшь төркеме һәм өстәмә номинацияләр буенча, шулай ук «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоконкурсында 40 тан артык татарстанлы җиңү яулады, алар бүләкләү тантанасына чакыру алды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады.

Чара кысаларында «Минем шәҗәрәм» конкурсында катнашучыларның һәм «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоконкурсында җиңүчеләрнең эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Дәүләт архивы белгечләре җитәкчелегендә оештырылган мастер-класста катнашучылар үз гаиләләренең шәҗәрәсен төзү буенча гамәли күнекмәләр алдылар.

Чара Казан шәһәренең 165 нче номерлы «Адымнар – белем һәм татулыкка юл полилингваль комплексы» дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесенең актлар залында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International