"Йөзләр" күргәзмәсе Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев"

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

 20 гыйнварда "Казан ярминкәсе"ндә «Республика йөзләре. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев» күргәзмәсе ачылды.  

Бу күргәзмә Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләргә багышлана.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты шулай ук күргәзмә оештыру һәм үткәрүдә катнашты.

Хәзерге вакытта дәүләт, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, күренекле мәдәният, фән һәм сәнәгать алдынгылары эшчәнлегендә барлыкка килгән документаль чыганакларны республика тарихы өчен саклап калу максатларында, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары һәм (яисә) аерым казанышлары булган гражданнарның шәхси архив фондын формалаштыру буенча норматив хокукый акт әзерләү эше алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International