4 февральдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры И. Ш. Фәрдиев катнашында Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш авылында «Ядкәр» генеалогия порталын тәкъдир итү узды.
«Ядкәр» («Хәтер») генеалогик порталы – Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен бу уникаль мөмкинлек, порталга Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык буенча мәгълүмат белән 111 млн язма кертеләчәк. Кертелгән язмалар мәгълүматларны эшкәртү процессын автоматлаштырырга һәм архив документлары нигезендә шәҗәрә элемтәләрен системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге портал ярдәмендә, гаиләнең генеалогик агачын төзү процессы күпкә тизрәк булачак.
Проект кысаларында документларны индекслаштыру, башка архивлардан документлар алу, халыкны анкеталаштыру планлаштырыла.
Проектны тормышка ашыра башлаган беренче торак пункт ‒ ТР беренче Президенты М.Ш. Шәймиевнең Ватаны. Ул проектны беренче булып хуплады. Әлеге проектта беренче меценат И.Ш. Фәрдиев булды. Ул күптән туган авылының мәдәни мирасын саклау белән шөгыльләнә һәм әлеге проектны да хуплады. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Актаныш һәм Әнәк авылларында «Ядкәр» генеалогик проекты тәкъдим ителде.
Әнәк авылында яшәүчеләр проектны хупладылар һәм шәҗәрәләрне архив документлары белән бәйләргә ярдәм итүче мәгълүматларны бирделәр. Барлык районнарның мәгълүматлары тупланып эшкәртелгәннән соң, Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше кыска гына вакыт эчендә туганының тормыш даталары турында гына түгел, ә ата-бабаның хезмәт эшчәнлеге һәм хәрби хезмәте турында төрле биографик белешмәләр дә таба ала.