"Комплектлау чыганаклары белән эшләү" темасына видеоконференция режимында cеминар-киңәшмә

2021 елның 19 феврале, җомга

2021 елның 19 февралендә видеоконференцэлемтә режимында  «Rомплектлау чыганаклары белән эшләү» темасына семинар-киңәшмә узды, ул Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды. Семинар-киңәшмәнең темасы архив эше өчен актуаль булып тора, чөнки архивларда сакланучы документларга таянып, илнең барлык бөек казанышлар һәм фаҗигале афәтләр чагылыш тапкан хак тарихын торгызырга мөмкин. Комплектлау – архивлар эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Электрон документ әйләнеше кертелгәннән соң, берничә өстәмә мәсьәлә, шул исәптән документларның электрон чыганаклардагы һәм кәгазьдәге нисбәтенә бәйле мәсьәләләр барлыкка килде. Шуңа бәйле рәвештә технологик бурычларны хәл итү таләп ителә. Архивларны туплауда шулай ук шәхси фондларының документлары мөһим урын алып тора, аларның әһәмияте дәүләт тарихында аерым бер кешеләрнең ролен һәм язмышларын аңлау һәм төшенү өчен арта бара.

Семинарда 12 регион катнашты, алар арасында: Алтай Республикасы, Башкортостан Республикасы, Төмән, Ярославль, Ульяновск, Новосибирск, Әстерхан, Чиләбе, Архангельск өлкәләре, Хабаровск крае, Алтай крае һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра. Татарстан Республикасыннан «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең комплектлау һәм белешмә-эзләү системалары буенча директор урынбасары Илдарханова-Балчыклы Гүзәл Илдус кызы «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең Россия Федерациясе Архив фонды документларын комплектлау буенча эшен оештыру турында» темасына чыгыш ясады. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар Архангельск өлкәсе мәдәният министрлыгының архив эшләре буенча бүлек башлыгы – министр урынбасары Игорь Репневскийның «Регионда архив сәясәте коралы буларак эксперт-тикшерү комиссиясе» темасына ясалган чыгышын аерым билгеләп үттеләр.    

Семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча электрон басма чыгару планлаштырыла, анда барлык чыгыш материаллары урын алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International