17 июль - Этнограф көне

2021 елның 17 июле, шимбә

Планетада нинди халыклар яши? Алар каян килеп чыккан һәм нинди телдә сөйләшәләр? Бу һәм башка күп кенә сорауларга җавапны этнографлар эзли.

Этнограф, кагыйдә буларак, билгеле бер этноста махсуслаша, халык иҗаты ядкәрләрен – әкиятләр, мәкальләр, көнкүреш әйберләрен, костюмнарны җыя, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнә.

Төрки телләрнең һәм халыкларның танылган тикшеренүчесе - Россиянең көнчыгыш белгече, сәяхәтче һәм этнограф Николай Федорович Катанов. Аның фәнни эшчәнлегендә Казан татарларын һәм башкортларны өйрәнү зур урын алып тора. XIX-XX гасырлар чигендә ул рус графикасы нигезендә «Башкорт теле өчен әлифба» төзи.

Николай Федорович Татүзәкархивының беренче хезмәткәрләренең берсе, Казан университетында укыткан. Казан университеты профессоры буларак эшләгән беренче елында аның Үзәк Азиянең мөселман төрки телле халыклары риваятьләренә, фольклорына һәм этнографиясенә багышланган үзенчәлекле язмалары күпләп чыгарыла.

Көнбатыш Себер халыклары язмышында археолог һәм этнограф Чернецов Валерий Николаевичның хезмәтләре сизелерлек эз калдырган. Ул угор халыклары буенча белгеч була, манси халкы буенча тикшеренүләр үткәрә, археологик материаллар һәм фольклор җыя.

Угор халыклары территориясендә булган елларында Валерий Николаевич манси телен өйрәнә, һәм бу аңа аның язуын булдыру эшен башларга мөмкинлек бирә. Ул манси теленең беренче әлифбасы һәм  дәреслекләре авторларының берсе була. Тайгада аны бик хөрмәт итәләр, аңа хәтта Себер батырларына бирелә торган Лозум – Хум («Хум» – «кеше», Лозум (яки Лозьва) -  «елга») мактаулы манси исеме бирелә.

Этнографик мәгълүматлар төрле халыкларның мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген киләчәк буыннар өчен саклап калырга ярдәм итә.

«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International