21 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы залында килешүләргә кул кую һәм иң яхшы архив исеме өчен республика конкурсларында җиңүчеләргә дипломнар тапшыру узды

2021 елның 27 июле, сишәмбе

21 июльдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы залында килешүләргә кул кую һәм иң яхшы архив исеме өчен республика конкурсларында җиңүчеләргә дипломнар тапшыру узды.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова кунаклар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Чарага Казан шәһәре муниципаль архивын комплектлау чыганак-оешмалары, Казан шәһәре оешмалары - архивны комплектлау потенциаль чыганаклары һәм 45 муниципаль районның архив бүлеге башлыклары чакырылды. Алар алдында архив эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипова һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Р.Н. Мөхәммәдиев чыгыш ясадылар. «Шәхси состав буенча документлар кыйммәтләре экспертизасы» темасына методик сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Г.Ф.Минҗанова чыгыш ясады.

Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карары буенча (06.07.2020 ред.) «2016-2023 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру максатларында архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты инде өченче тапкыр «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы»» конкурсларын үткәрә.

2021 елгы җиңүчеләр:

Коммерциячел булмаган оешмалар арасында:

1 урын - Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;

2 урын - «Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» ;

3 урын - «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры»;

Коммерция оешмалары арасында:

1 урын - «1 нче номерлы Түбән Кама пассажир автотранспорт предприятиесе» АҖ;

2 урын - «Государев Амбар» ҖЧҖ;

3 урын - «Татнефть» ГАҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International