2021 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Ленинград блокадасы башлануның 80 еллыгына архив документлары күргәзмәсе ачылды. Чарада Казан шәһәре Вахитов районының «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном мәгариф учреждениесенең өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Күргәзмәдә ТАССРга башка шәһәрләрдән, шул исәптән Ленинград шәһәреннән дә, эвакуацияләнгән оборона сәнәгате заводлары турында белешмәләр, Ленинградка азык-төлек төяп җибәрү барышы турында белешмә кебек кыйммәтле архив документларының күчермәләре тәкъдим ителде. ТАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары З.В. Тинчуринның, Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнгән, ТАССРның Яр Чаллы затонында Кама елгасында кышларга калдырылган «А. Серов», «Память Вахитова» һәм «Нижневолгострой» пароходларыннан төшерелгән балаларны урнаштыру мәсьәләсе буенча җиткерү язмасының күчермәсе шулай ук зур кызыксыну уятты. Шулай ук газеталардан тематик өземтәләрне, Ленинград фронты сугышчыларының «Красная Татария» газетасы редакциясенә язган хатларын, шулай ук Ленинград шәһәреннән эвакуацияләнгән Васякин Коляны Мордовия өлкәсенә әнисе янына кайтару үтенече белән Гвардия генерал-майоры Степаненконың Алабуга ВКП(б) Район комитетына хатларын аерып күрсәтергә мөмкин.
Күргәзмәне ябар алдыннан Ленинград блокадасы белән бәйле вакыйгаларга багышланган тарихи викторина үткәрелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге күргәзмә, Ленинград блокадасы вакытында булган вакыйгаларны, шул исәптән әлеге вакыйгалар чорында Татарстанның бу шәһәргә ярдәм күрсәтүдәге ролен архив документлары һәм фотосурәтләр аша ачык күрсәтеп, мәктәп укучыларының «Россия тарихы» дисциплинасы буенча уку программасын үзләштерүенә өлеш кертте.