«Казан каймасы. Казан сак корылмасын төзү» темасына архив документлары күргәзмәсе оештырылды

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Казан каймасы. Казан сак корылмасын төзү» темасына архив документлары күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә ТР Дәүләт архив комитетының архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге хезмәткәрләре чыгышлар ясады, алар стендларга урнаштырылган архив документлары (райкомнар бюросы утырышлары беркетмәләре, мобилизацияләнүчеләр турында белешмәләр һәм аларның исемлекләре, хатлар) белән таныштырдылар. Укучылар шулай ук күргәзмә темасына видеороликлар карады.

Чыгышларда истәлекле даталар һәм вакыйгалар турында да бай мәгълүмат бирелде. ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының сак корылмаларын төзүнең барышы турындагы киңәшмәсенең стенограммасы аеруча кызыксыну уятты, чөнки анда мобилизацияләнүчеләр турында аерым белешмәләр бирелә. Күргәзмә караучылар шулай ук оборона төзелешендә хезмәттә катнашудан качып йөргән затларны җинаять җаваплылыгына тарту турында прокуратураның һәм ТАССР юстиция халык комиссариатының ТАССР прокуроры Д.Н. Исуповка, район прокурорлары һәм халык судьяларына директив хатына игътибар иттеләр.

Чара 2021 елның Чуваш Республикасында Сурский һәм Казан сак корылмасы төзүчеләренең хезмәт батырлыгына багышланган булуы уңаеннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International