2021 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет агымдагы елда үзенең дүртенче, йомгаклау утырышын үткәрде.

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2021 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет агымдагы елда үзенең дүртенче, йомгаклау утырышын үткәрде.

Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасры И.Г. Шәрипов, Иҗтимагый совет рәисе Р.М. Шакирҗанов, Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты, “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “Тикшерелгән бизнес”платформасы вәкилләре катнашты.

Утырышта өч доклад тыңланды. Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Б.Б. Билалов 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына закон белән саклана торган ядкарьләргә зарар салу (зыян китерү) ихтималларын профилактикалау турында сөйләде.

Г.Р. Дәминова, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерүне координацияләү бүлеге башлыгы, “Дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында” 248-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында профилактика чаралары турында бәян итте.

Өченче докладчы, А.Н. Таһаутдинова, “Тикшерелгән бизнес” платформасы вәкиле, “Тикшерелгән бизнес” платформасының законнардагы мәҗбүри таләпләрне бозуларны кисәтү ысулы булуын билгеләп үтте.

Утырыш ахырында Иҗтимагый совет әгъзалары 2022 елда узачак утырышларның темалары буенча фикер алыштылар һәм тиешле тәкъдимнәрне

Утырыш беркетмәсе белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International