Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны тутыруга карата төп таләпләр буенча лекция узды.

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

2022 елның 28 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны тутыруга карата төп таләпләр буенча лекция узды.

         Лекцияне Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Бәдертдин кызы Шрша үткәрде.

         Чарада сүз дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны рәсмиләштерү тәртибе турында барды.

         Очрашу барышында Шрша Р. Б. керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны тутыру мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирде.

         Конструктив диалог булды, катнашучылар сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International