Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Коммерциячел булмаган оешманың һәм халык хакимияте органы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Коммерциячел оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» конкурсларын игълан итә.

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Коммерциячел булмаган оешманың һәм халык хакимияте органы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Коммерциячел оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» конкурсларын игълан итә.

         Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы «2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Коммерциячел булмаган оешманың һәм халык хакимияте органы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Коммерциячел оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» конкурсларын игълан итә. гаризалар 14 августка кадәр кабул ителә.

         Гомуми приз фонды - 6 750 мең сум. Конкурс нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә:

1 урын – 1 000 мең сум  

2 урын – 750 мең сум

3 урын – 500 мең сум 

         2022 елдан башлап, өстәмә номинация кертелде: "Иң яхшы авыл җирлеге җирле үзидарә органы архивы – Татарстан Республикасы муниципаль архивының комплектлау чыганагы". Әлеге номинациядә алты авыл җирлеге җиңүче була һәм архив документларын саклау буенча заманча норматив шартлар булдыруга 375 мең сум күләмендә грант алачак.

         Конкурслар, үткәрү вакыты, катнашучыларга карата таләпләр, катнашу өчен гариза формасы һәм анкеталар Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган (https://arhiv.tatarstan.ru/informatsiya-po-grantam-i-arhivnim-konkursam-4298249.htm).

 

         Мәгълүмат өчен:

         «Коммерциячел булмаган оешманың һәм халык хакимияте органы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» конкурсының җиңүчеләре:

         2021 ел

1 урын – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

          2 урын – МКУ " Казан шәһәре Совет районы Администрацисе"

3 урын ГАУЗ "Республика клиник онкодиспансеры"

 

 

        «Коммерциячел оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» конкурсының җиңүчеләре:

         2021 ел

1 урын – АО «Нижнекамское ПАТП № 1»

2 урын – ҖЧО «Государев Амбар»

3 урын – ПАО «Татнефть»  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International