Әтнә районында капиталь ремонттан соң муниципаль һәм ведомство архивлары бинасы ачылды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

 13 майда капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда Әтнә муниципаль һәм ведомство архивлары бинасы ачылды.

         Бина Татарстан Республикасы муниципаль архивларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында ремонтланды.

         Бинаны ачу тантанасында Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Закариевна Габдрахманова һәм Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре һәм республика муниципаль архивлары җитәкчеләре катнашты.

         "Бушатырга кирәк булган мәйданнарны табуыгызга шатмын. Ремонттан соң искиткеч, эш өчен уңайлы бина барлыкка килгән. Ул архив хезмәткәрләренә дә, халкыбызга да рәхәтлек китерсен», - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Гөлнара Закариевна.

         Муниципаль һәм ведомство архивлары бинасы барлык заманча таләпләр буенча ремонтланган. Анда кирәкле температураны һәм дымлылыкны саклаучы автоматлаштырылган системалар эшли. Саклау урыннары сак сигнализациясе, автомат порошоклы янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган.

         Муниципаль архивта документлар саклау өчен заманча шартлар тудырылган, күргәзмә һәм уку заллары, кунакларны кабул итү өчен кабинетлар ачылган. Архивта  «яшь архивчы мәктәбе» эшли. Анда укучыларны архив эше һәм архив секторында сакланган документлар белән таныштыралар, дәресләр һәм экскурсияләр үткәрәләр.  

           Заманча бина ачылу белән төрле архив проектларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә торган чараларның мөмкинлекләре һәм сыйфаты артачак. Шул ук көнне архив эше мәсьәләләре буенча оешмаларның архив учреждениеләре һәм архив хезмәтләренең республика семинары узды. Семинар ике мәйданчыкта үткәрелде: документларны саклауны оештыру һәм аларны саклауны тәэмин итү буенча муниципаль архивлар башлыклары өчен һәм архив эшен оештыру буенча Әтнә муниципаль архивын комплектлау чыганаклары оешмаларының  җаваплы затлары өчен.

           Семинарларда Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова, Әтнә муниципаль районы башлыгы Г. Г. Хәкимов, Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Каюмов, ТР Дәүләт архивы рәисе урынбасары Г. Ф. Минҗанова, ТР Дәүләт архивы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International