Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясе

2024 елның 21 мае, сишәмбе

2024 елның 20 маенда «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, муниципаль районнар (шәһәрләр) мәгариф идарәләре башлыклары һәм аларның мәгариф учреждениеләрендә эш алып бару һәм архив алып бару юнәлешен күзәтүче урынбасарлары катнашында «Мәгариф учреждениесе документларын архивта саклауны оештыру һәм камилләштерү» темасына ТР Дәүләт архивы коллегиясе утырышы узды.

          Коллегия утырышы алдыннан катнашучылар өчен Дәүләт архивы биналары буенча күзәтү экскурсиясе үткәрелде.

         Утырышны ачканда, Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова ассызыклап, мәгариф системасы даими үсештә  һәм документлар күләмен арттыру архив документларын саклау мәсьәләсенә тагын да җаваплырак карарга кирәклеген һәм Мәгариф учреждениеләре архивлары үз эшчәнлекләрен үзгәртүгә һәм камилләштерүгә мохтаҗлыгын искәртте.
         ТР Дәүләт архивы Коллегиясе карары белән Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең архив документларын саклауның яңа системасы тәкъдим ителде: ул - капиталь ремонт программасы буенча ремонтланган муниципаль берәмлек Башкарма комитетының ведомство архивы бинасына озак вакытлы саклау документларын тапшыру.

          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International