Лаеш районында архив эше мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы архив учреждениеләре һәм оешмаларның архив хезмәтләре республика семинары үткәрелде

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

5 июльдә Лаеш муниципаль районында архив эше мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының архив учреждениеләре һәм оешмаларның архив хезмәтләре республика семинары узды.

Семинар ике мәйданчыкта үткәрелде: документлар саклауны оештыру һәм аларның сакланышын тәэмин итү буенча муниципаль архивлар башлыклары өчен, шулай ук архив эшен оештыру буенча Лаеш муниципаль архивын туплау чыганаклары булып торучы оешмалар архивы өчен җаваплы затлар өчен

Семинарларда Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова, Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе А.Т. Әмирова, Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Г.Ф. Минянов, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

«Бүген без иң актив эшләүче районнарның берсендә - Лаеш муниципаль районында очрашабыз, - диде Гөлнара Зәкәрия кызы. Районның муниципаль архивы ел саен Архив эше буенча дәүләт комитетының архив проектларында актив катнаша. Нәкъ менә биредә Артемьевлар гаиләсе - «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең республика этабында "Гаилә традицияләренә ярдәм" номинациясендә җиңүчеләр яши.  

Семинар үткәрү кысаларында «Лаеш районы традицияләре һәм гореф-гадәтләре» архив документлары күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә экспонатлары районның төп традицияләренең берсе - Никольское авылында «Каравон» фольклор фестивален үткәрү турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International