Татарстан Республикасы Милли архивы «Мәдәният күренеше буларак документлар» Халыкара фәнни-практик конференциядә катнашты (Петрозаводск шәһәре, 24-25 сентябрь 2014)

2014 елның 26 сентябре, җомга

Конференция Россия Федерациясендә мәдәният елына туры китереп дәүләт архив хезмәтенә 100-еллыгына әзерләнү кысаларында эшләнде. Конференцияне оештыручылар Карелия Республикасы мәдәният министрлыгы, Карелия Республикасы Милли архивы, Петрозаводский дәүләт университеты,  Россия тарихчы- архивистлар оешмасының Карелия Республикасы бүлеге. Конференциядә Финляндия, Венгрия, Мәскәү, Санк-Петербург, Мордовия Республикасы, Чувашия Республикасы, Красноярск төбәге, Ленинград, Свердловск, Мурманск өлкәләреннән архивистлар, фән эшлеклеләре, мәдәният белгечләре эшләде.

Конференция кысаларында үткәрелгән түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Милли архивы директор урынбасары  Н.Д.Нерозникова «Татарстан Республикасы Милли архивы тәҗрибәсендә Татарстан Республикасы Архив фондының сирәк очрый торган документларын Республика исемлегенә теркәү эшен алып бару» дигән  мәгълүмат белән читтән торып катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International