Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Доктор Касыйм Габдеһ Касыйм тарафыннан нәшер ителгән XVI йөз гарәп язучысы Әхмәд бине Әбел-Хәсән Гали бине Нуретдин әл-Мәхәлли әш-Шафигыйның (шәех Ибне Зәнбәл әр-Рәммал дип тә мәгълүм) әсәре Мисырның госманлы төрекләре тарафыннан яулап алынуының кыскача тарихыннан гыйбарәт (Әхмәд бине Зәнбәл әр-Рәммал. Солтан әл-Гуриның госманлы Сәлим белән сугышы: мәмлүкләр дәверенең ниһаяте: тарих һәм халык хикәясе арасында / Доктор Касыйм Габдеһ Касыймның кереш сүзе һәм тикшеренүе. – Каһирә, 2014). Доктор Касыйм тарафыннан нәшер ителгән тарихнамәнең күчермәсе XVII йөзгә карый һәм үз эченә кайбер өстәмәләрне дә ала.
«Гаен Шәмес» университетының әдәби факультеты профессоры Мөхәммәд әд-Досукый әз-Зәгъбинең «Гарәп теле сарыфы (морфологиясе)» исемле китабында (Каһирә, 2012) гарәп теле грамматикасының төрле аспектлары системалы рәвештә бәян ителә.