«Игътибар! Эш-хезмәт документларын эзләү бара» дип аталган бүлекнең эчтәлеге яңарды

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Баш архив идарәсе «Игътибар! Эш-хезмәт документларын эзләү бара» дип аталган бүлекнең эчтәлеге яңаруы турында хәбәр итә. 2016 нчы елның 1 нче гыйнварына эшчәнлеген туктаткан 1070 оешманың эш-хезмәт документлары эзләнүдә санала. 2015 нче елда эшчәнлеген туктаткан 41 оешманың документлары табылу урыны ачыкланды һәм Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына, республиканың муниципаль архивларына саклануга кабул ителде, 9 оешманың документлары  дәүләт һәм муниципаль архивларда саклану урыны ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International