Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74-еллыгына багышланган тантаналы чара узды
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңае белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен «Кайнар линия» телефоннары эшен оештыра.
Татарстан Республикасында традицион «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе узды. Аны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырды. Акциянең максаты - урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм гомумән экологик халәтне яхшырту
2019 елның 25-26 апрелендә Түбән Новгород шәһәрендә «XXI гасырда архив документларының сакланышын тәэмин итү» исемле XI регионара архив конференциясе узды
2019 елның 26 нчы апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды
2019 елның 20 апрелендә «КВИЗ, ПЛИЗ» интеллектуаль-күңел ачу уенының беренче туры узды. Аны Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы оештырды
“Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды
2019 елның 18 апрелендә Уфа шәһәренең «Торатау Конгресс-Холл»ында Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасының Эшмәкәрлек форумы кысаларында «Архив эше» дип аталган түгәрәк өстәл үтте. Түгәрәк өстәлдә Идел буе федераль округы архив учреждениеләренең фәнни-методик советына кергән Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Оренбург өлкәсе архив хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты
2019 елның 18 апрелендә Уфа шәһәренең «Торатау Конгресс-холл»ында Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасының Эшмәкәрлек форумы кысаларында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе фондларыннан документлар күргәзмәсе узды. Эшмәкәрлек форумында 800дән артык кеше катнашты
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы Көннәре кысаларында «Идел-Урал буе тарихында тамга» дип аталган күргәзмә үткәрделәр