ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе” сайтының “Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча Россия Федерациясе субъектлары архивларында сакланучы документлар” бүлегенә “Саратов өлкәсе Дәүләт архивы” Өлкә дәүләт оешмасында сакланучы татар халкы тарихына караган эшләр һәм документлар исемлеге урнаштырылды.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 3 августыннан 7 августына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 276 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 126 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 103 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 275 архив белешмәсе әзерләнде.

10
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында сәясәт эшлеклесе Мулланур Вахитовның тууына 130 ел тулуга багышланган документлар күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә утызлап документ, шул исәптән хатлар, фотографияләр һәм хатирәләр тәкъдим ителә. Әлеге күргәзмә бер ай эшләячәк.

7
август, 2015 ел
җомга
Идел буе Федераль округы архив оешмалары Фәнни-методик советының 2014 елның 17 сентябрендә кабул ителгән 5 номерлы “Дәүләт һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларында фәнни-техник документларны җыю һәм сакланышларын тәэмин итү мәсьәләләре турында” карары нигезендә Татарстан Республикасы Милли архивы үзенең оешма-чыганаклары булып, архивларында фәнни-техник документлар сакланган оешмаларда ул документларның кыйммәтен ачыклау буенча экспертиза үткәрү, проектларның (темаларның) исемлекләрен төзү һәм фәнни-техник документларны даими саклауга тапшыру өчен әзерләү эшләренең торышын өйрәнә.
Алда әйтелгән мәсьәләләр буенча мәгълүматны гомумиләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Милли архивы 26 оешма-чыганагына мониторинг анкеталарын җибәрде.

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе дәүләт һәм муниципаль архивлар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Г. С. Садретдинова һәм әйдәүче консультанты Х. Р. Мөхәммәтшина Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегенә командировкага барып кайттылар. Татбашархив хезмәткәрләре архив бүлегенең эшен оештыруда методик һәм гамәли ярдәм күрсәттеләр.

5
август, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 5 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Милли архивының 1593 елның 11 маенда Федор Иванович патша һәм Ирина патшабикәнең Зөя каласы Богородица монастыре архимандриты Мисаилга һәм монастырь монахларына Зөя өязендәге утарга ярлыкаш грамотасын Россия Федерациясе Архив фонды уникаль документлары Дәүләт реестрына кертү турындагы тәкъдиме каралды.
ТР Милли архивы тәкъдиме хупланды.

4
август, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 27 июленнән 31 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 270 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 120 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 104 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 350 архив белешмәсе әзерләнде.


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Мисыр галиме Мостафа Габдерразикъ “Мөхәммәд Габдеһ” исемле китабында (Каһирә, 2015) күренекле дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе, ислам дөньясында яңарыш идеологларыннан берсе Мөхәммәд Габдеһнең (1849–1905) тормыш юлына һәм эшчәнлегенә күзәтү ясый.

31
июль, 2015 ел
җомга
“Киносодружество” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең уртак проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына Татарстанның күренекле шәхесләре: җырчы Илhам Шакиров, дәүләт эшлеклеләре Е. Б. Богачев hәм Д. С. Дәүләтшина белән биографик интервьюларның видеоязмалары, шулай ук драматург, язучы hәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исән чагында төшерелгән интервьюларының видеоязмалары тапшырылды.
2015 ел ахырына кадәр башка күренекле якташларыбыз турындагы материаллар да архивка тапшырылыр дип көтелә.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли архивына композитор, Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Леонид Зиновьевич Любовскийның документлары дәүләт саклауына кабул ителде.
Алар арасында симфонияләр, опералар, вокал цикллары нота кулъязмалары, музыка тарихы буенча мәкаләләр һәм башка документлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International