ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы сәхифәсендә «Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы» библиографик күрсәткеченең 2014 нчы елгы 4 нче санының интернет-версиясе урнаштырылды. Күрсәткеч төрле теманы яктырткан 6294 язманы үз эченә ала.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 20 июленнән 24 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 342 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 181 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 115 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 355 архив белешмәсе әзерләнде.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе

 Татарстан тарихы hәм мәдәнияте буенча Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы кино- һәм видеодокументларын Интернет челтәренең www.vidimax.ru платформасына урнаштыру дәвам итә.

 

 


24
июль, 2015 ел
җомга

2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивына 1967 саклау берәмлеге кабул ителде. Алар 6 фонд тәшкил итте.


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе әйдәүче консультанты Ч. М. Гыйниятуллина Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегенә командировкага барып кайтты. Татбашархив хезмәткәре муниципаль архивның эшен оештыруда методик һәм гамәли ярдәм күрсәтте.



22
июль, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы фондына 10590 нөсхә басма продукция керде, шуларның 927 нөсхәсе – китаплар, 9663 нөсхәсежурналлар, газеталар, сынлы сәнгать әсәрләре, ноталар.

Бүгенге көндә архивта 1 887 580  нөсхә басма саклана.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 13 июленнән 16 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 292 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 168 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә  87 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 236 архив белешмәсе әзерләнде.


20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан дәүләт саклануына 26 саклау берәмлеге (707 исәпкә алу берәмлеге) Татарстан Республикасы Архив фонды документы кабул ителде.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында 668 иҗтимагый-хокукый һәм тематик белешмә эшләнде. Шуларның 131 – хезмәт стажы, 97 – хезмәт хакы һәм 117 – әсирлектә булучылар турында.

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International