Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры В. Г. Хәмидуллина “Идел-Урал” легионы язмышы турында “Гафу ителмәгәннәр сугышы” исемле документаль фильмын тәкъдим итүдә катнаштылар. Тәкъдим итү чарасы Муса Җәлилнең музей-фатирында узды, ул герой шагыйрьне искә алуга багышланган иде.
Татарстан Республикасы Милли архивына журналист, халыкара мәсьәләләр буенча лектор, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Борис Рафаилович Милицынның документлары дәүләт саклавына кабул ителде.
Архивка Б. Р. Милицынның мәкаләләре, аның бүләк ителеп бирелгән язмалы китаплары, туганнарының документлары һәм фоторәсемнәре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее өчен йөздән артык архив документларының электрон күчермәләрен әзерләп бирде. Тапшырылган материаллар арасында –Шәрекъ халыклары коммунистик оешмалары II Бөтенроссия съездының Татар-Башкорт җөмһүриятен төзү турында кабул иткән резолюциясе, Татарстан АССР турындагы Кагыйдәнамә проекты, партия җыелышлары һәм конференцияләре карарлары, фотодокументлар.
Свердловск өлкәсе архивчылары нәшер итә торган “Архив хәбәрләре” газетасының 2015 елның 6 нчы санында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә май аенда Җиңүнең 70 еллыгына багышлап «Бөек Ватан сугышы турында Татарстан архивлары» темасына тарихи-агарту укулар уздырылуы турында мәкалә басылып чыкты.