ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 6 июленнән 10 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 387 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 179 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 136 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 278 архив белешмәсе әзерләнде.


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе әйдәүче консультанты Ч. М. Гыйниятуллина Муниципаль казна оешмасы “Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы “Муниципаль берәмлеге архивы”на командировкага барып кайтты. Татбашархив хезмәткәре муниципаль архивның эшен оештыруда методик һәм гамәли ярдәм күрсәтте.


10
июль, 2015 ел
җомга
2015 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы директоры А.Р. Закирова Татарстан Республикасы бөлгенлек процедураларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм арбитраж идарәчеләр эшчәнлеген тикшерүдә тоту мәсьәләләре буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча эшче төркеме утырышында катнашты. Ул ябылган оешмаларның, шул исәптән аларның элгәрләренең, эш-хезмәт документларының сакланышын тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган доклад белән чыгыш ясады. Утырышта салым һәм архив органнары әлеге мәсьәлә буенча үзара тыгыз хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы Милли архивына 1999-2014 елларга караган 7800 саклау берәмлеге идарә документлары тапшырылды. Саклануга Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе” Сәламәтлек саклау дәүләт автоном оешмасы документлары һәм башка оешмаларның документлары кабул ителде.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе әйдәүче консультанты Г. Ф. Минҗанова Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегенә командировкага барып кайтты. Татбашархив хезмәткәре архив бүлегенең эшен оештыруда методик һәм гамәли ярдәм күрсәтте.

7
июль, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 29 июненнән 3 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 299 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 147 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 100 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 279 архив белешмәсе әзерләнде.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
 2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы муниципаль архивлары тарафыннан гражданнар һәм оешмалардан килгән 46688 мөрәҗәгатькә архив белешмәләре әзерләнде. 38331 мөрәҗәгать итүче уңай җавап алды.

3
июль, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Кырым Республикасы Дәүләт архив хезмәте арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелды.

Килешүдә белгечләрнең стажировкалары, Татарстан һәм Кырым республикалары тарихына караган архив документлары турында мәгълүмат алышу, басмалар һәм документлар копияләрен алмашу, уртак фәнни конференцияләр үткәрү, бергәләп архив документлары басмаларын  хәзерләү һәм уртак документаль күргәзмәләр оештыру каралган.


2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 27 июнендә “Казан” телеканалының “Башкала. Атна нәтиҗәләре” программасында (http://kzn.tv/kzntube/stolica-itogi-nedeli-vypusk-ot-27-ijunja-2015/) казакъ халкы тарихына караган архив документларына багышланган сюжет күрсәтелде. Татарстан Республикасы Милли архивы директоры урынбасары Н. А. Шарангина архив документларына нигезләнеп Татарстан һәм Казакъстан халыкларының тарихи багланышлары турында сөйләде.


1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Татбашархив тарафыннан элек бирелгән архив эше өлкәсендә киткән закон бозуларны төзәтү хакындагы күрсәтмәнең үтәлүен күзәтү максатыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында планнан тыш тикшерү үткәрелде. Аның барышында күрсәтмәнең үтәлгән булуы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә акт төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International