ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе

 2015 елның 22 июненнән 26 июненә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 338 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 154 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 115 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 354 архив белешмәсе әзерләнде.


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Г. Р. Нигъмәтуллина һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Г. Х. Гыйльманов катнаштылар.

26
июнь, 2015 ел
җомга
2015 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын тәртипкә салу буенча комиссиясенең утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифаларын биләүче затларның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшыру турында;
– дәүләт граждан хезмәткәрләренең бүтән түләүле эш башкару нияте хакында хәбәр итү турында.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татбашархивның 2015 нче елгы тикшерүләр планы буенча Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә акт төзелде. Архив эше турындагы законнарның үтәлүендә бозулар табылмады.
2015 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизаларын үткәрү торышы, бюджет акчаларын тоту һәм 2015 елның II кварталына дәүләт заказын урнаштыру турында мәгълүмат, Интернет челтәрен исәпкә кертеп массакүләм мәгълүмат чараларында, гражданнарның һәм юридик шәхесләрнең мөрәҗәгатьләрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе вазифалары даирәсендә хезмәт итүчеләрнең эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турындагы мәгълүматка мониторинг һәм башка мәсьәләләр каралды.

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәте вәкилләре И. А. Гыйләҗев һәм Л. Р. Гатауллинаның «Беренче дөнья сугышы елларында алман әсирлегендәге Россия мөселман солдатлары» китабын тәкъдим итү чарасында катнаштылар. Китапны тәкъдим итү 2015 елның 24 июнендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов чарада катнашучыларга Татарстан дәүләт архивларында сакланучы Беренче дөнья сугышы тарихына караган документлар һәм республика архивчыларының аларны фәнни һәм иҗтимагый әйләнешкә кертү юнәлешендә башкарган эшләре турында сөйләде.

23
июнь, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 15 июненнән 19 июненә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 377 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 189 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 119 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 315 архив белешмәсе әзерләнде.

22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
“Ясная Поляна” Л. Н. Толстой Музей-утары соравы буенча Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәрләре Толстойлар дворян нәселенең Казан тармагыннан булган Лев Павлович Толстой хатыны Вера Владимировна Толстая турында мәгълүмат хәзерләделәр.
Татарстан Республикасы Милли архивында Вера Владимировнаның Панаевлар борынгы дворян нәселеннән булуы, Санкт-Петербургта Изге Екатерина ордены уку йортында белем алуы һәм Л. П. Толстой белән никахлашуы турында документлар саклана. Табылган мәгьлүмат “Ясная Поляна” Музей-утарына җибәрелде.

19
июнь, 2015 ел
җомга
«Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының чираттагы саны (2015 ел – № 1/2) дөнья күрде. Номер Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Чыгарылышка шулай ук Татарстан АССР оешуының 95 еллыгына, Әдәбият елына, Идел буеның урта гасырлар, яңа һәм иң яңа чорлар тарихының төрле аспектларын яктырткан мәкаләләр керде. Мәкалә авторлары – Россия, Азәрбайҗан, Украина галимнәре һәм архивчылары.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында эксперт-методик комиссиянең утырышы узды. Комиссия утырышында Россия электрон сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан Республикасы оешмасының даими сакланучы документларын хисапка алу исемлекләре, “Татарстан – Новый век” – “Татарстан – Яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәтенең фотодокументларын хисапка алу исемлеге һәм социология фәннәре докторы, Аналитик тикшеренүләр һәм тирәнтен өйрәнү үзәге директоры, Татарстан Республикасы Рус мәдәнияте җәмгыятенең рәисе А. Л. Салагаевның шәхси фонды документларының хисапка алу исемлеге каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International