2015 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларның 105 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы документлары бар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә «Альт-Софт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (Санкт-Петербург) җитәкчелеге белән видеоконференция узды. Видеоконференциядә Татбашархив җитәкчесе Д. И. Ибраһимов, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов, «Альт-Софт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятe генераль директоры П. А. Гринфельд катнаштылар. Конференциядә Татарстанның архив өлкәсендәге информацион технологияләр үсешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышу булды.
Иске Сәфәр авылы тарихына караган материалларны туплау һәм өйрәнү максаты белән Минзәлә төбәге тарихчысы Р. С. Бәширова Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивында булды. Ул Калинин районы «Сталин юлыннан» һәм Актаныш районы «Колхоз ударнигы» газеталарының 1930–1950 нче елларда чыккан саннарын өйрәнде.