ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 29 июленнән 01 августына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 281 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 165 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 82 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 208 архив белешмәсе әзерләнде.


4
август, 2014 ел
дүшәмбе

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Төрек тарих җәмгыяте арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка “Төрек тарих җәмгыяте бюллетене” (Türk Tarih Kurumu. Belleten. – Cilt 77. – № 279, № 280; Cilt 78. – № 281) һәм Б. Үздәмирнең “Сөрйани үзаңы һәм Бөек сугыш: ХХ йөздә настурилар, кәлданилар һәм Сүрия христианнары” (Özdemir, B. Assyrian Identity and the Great War: Nestorian, Chaldean and Syrian Christians in the 20th Century / Trans. L. M. A. Gough. – Dunbeath: Whittles Publishing, 2013) хезмәте килде.


1
август, 2014 ел
җомга

2014 елның 1 августында, Буа районы тарихын өйрәнү максатыннан, ТР Дәүләт матбугат архивына Татар энциклопедиясе институтының татар тексты редакторы Халиуллин И. Х. килде.


31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан Б. Ф. Солтанбековның «У истории нет лишних страниц: статьи, очерки, воспоминания» китабы нәшер ителде. Архив документларына нигезләнгән хезмәт, ватаныбыз тарихының актуаль мәсьәләләренә багышланган.


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе

 

Юридик фәннәр докторы, Татарстан Җөмһүриятенең Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Ф.Н. Багаутдинов ТҖ Милли архивка “Жизнь замечательных людей” сериясеннән “Амина Мухитдинова” дип аталучы китабын бүләк итте.

 

2014 елның 29 июлендә, “Другая сторона” газетасының 2010 – 2013 елларын карау максатыннан, ТР Дәүләт матбугат архивына Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең ТР Идел буе районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин килде.


29
июль, 2014 ел
сишәмбе

 

2014 елның 21 июленнән 27 июленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 485 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 176 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 257 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 216 архив белешмәсе әзерләнде.


25
июль, 2014 ел
җомга

 

2014 нче елның 24 нче июлендә  Милли архив директор урынбасары Н.А. Шарангина Татарстан Җөмһүриятенең Мәдәният министрлыгы каршында мемориал такта  буенча  Комиссия эше утырышында  катнашты.

 

Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында  Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгына багышланган документлар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә сугышта катнашучыларның хезмәтен чагылдырган документлар (хезмәт баскычын күрсәтүче исемлекләр, боерыклар, таныклыклар), листовкалар, гәҗитләр. Күпсанлы фотодокументларда рус армиясенең һәм флотының офицерлары, солдатлары, матрослары чагылдырылган.


24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елның 24 нче июлендә, хәзерге вакытта Англиядә яшәүче, Толстой-Милославский дворян нәселе буыннары ТҖ Милли архивында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International