ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга

 

2014 елның 3 июлендә, “Деловой Зеленодольск”,  “Академия строительства и ремонта” журналларының, “Есть работа”, “Альметьевск на ладони” газеталарының чыгарылыш мәгълүматларын тикшерү максатыннан, ТР Дәүләт матбугат архивына Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хезмәткәрләре килде.


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының уку залында Американың Дьюк университеты докторанты Синк – Марс Том Дҗей документлар белән эшли.  Аның фәнни эзләнүләре Татарстанның 1946 – 1985 еллардагы игътисади үсеше турындагы документлар белән кызыксынудан гыйбарәт.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 2 июлендә «Кадровый резерв» бүлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вазифалары буенча кадрлар резервына кертелү хокукы өчен бәйге игълан итү турында мәгълүмат урнаштырылды.

2014 ел Беренче бөтендөнья сугышының 100 еллыгы уңаеннан,Татарстан Республикасы Милли архивы уку залында кулланучылар аның тарихын актив өйрәнәләр.


1
июль, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 23 июньнән 27 июньгәкадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 255 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхсирәвештәмөрәҗәгатьитүчеләрдән 162 иҗтимагый-хокукыйэчтәлеклегариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 77 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләретарафыннан 261 архив белешмәсеәзерләнде.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

«Государственный контроль (надзор)» бүлегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең 2014 елның беренче яртысында җирле үзидарә органнарын тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылды.


27
июнь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында директор, аның урынбасары һәм бүлек җитәкчеләре катнашында  утырыш булып узды. Утырышта 1–нче яртыеллык эш нәтиҗәләре, документларны саклау һәм исәпкә алу буенча эшнең барышы турында фикер алышынды, дәүләт һәм муниципаль архивларда эшләүче архивчыларның һөнәри осталыгын күрсәтүче ярыш уздыру тәкъдиме белән Федераль архив агентлыгыннан җибәрелгән хат белән таныштырылды.

26
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

25 июнь конне Татарстан Республикасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли сораулар буенча  дәүләт комететы «Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» законын тормышка ашыру буенча  кучмә утырышы узды. Татарстан Республикасы Милли архивы Арча районының Хотня авылы   Петропавловский чиркәүенең төзекләндерелгән бинасында Казан өязе Казан губернасы Хотня авылы тарихы һәм морза Перцовлар һәм шулай ук бу авылга нигез салучылар  күренекле әдәбиятчы, публицист, театр белгече Петр Алексеевич Перцов һәм улы Эрасте Петрович Перцов һәм бу нәселнең башка шәхесләре турында кургәзмә әзерләде.

“Татарстан Республикасы Матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткеченең 2013нче елгы 4нчы саны дөнья күрде. Күрсәткеч төрле теманы яктырткан 6797 язманы үз эченә алган.


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивы битләрендә В.И.Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университеты ректоры, университетның теоретик механика кафедрасы мөдире (1954-1979 елл.), РСФСРның күренекле фән эшлеклесе Михаил Тихонович Нужинның тууына 100ел тулуга багышланган күргәзмә урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International