“Противодействие коррупции” бүлегенең “Независимая антикоррупционная экспертиза нормативных правовых актов и проектов нормативных правовых актов, разработанных Татглавархивом” бүлекчәсендә бәйсез экспертиза һәм коррупциягә каршы бәйсез экспертиза өчен административ җинаятьләр турында беркетмә төзергә хокуклы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җаваплы кешеләренең исемлеген раслау турында боерык проекты урнаштырылды.
Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивы АКБ «АК БАРС» (ОАО) тарих музее экспозицияләре өчен фотодокументлар тапшырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы, Тукай һәм Ютазы муниципаль архивлары эшенә практик һәм методик ярдәм күрсәтү өчен командировкалар үткәрде.
Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында “СССРның иҗат һәм сәнгать әһелләре Бөек Ватан сугышы вакытында (1941 – 1945–нче еллар) Чистайда” дип аталган документларның исемлеге төзелде. Исемлеккә тупланган документларда Чистайга җибәрелгән язучылар М. Исаковский, К. Федин, Б. Пастернак, К. Тренев, В. Багрицкий һәм башкаларның эшләүе, семьяларының яшәү шартлары чагылыш тапкан. Шулай ук Чистайга җибәрелгән коммунистлар исемлеге дә бар.
Милли архив Беренче бөтендөнья сугышы елларында Казан Родионова затлы нәсел кыз балалары институты тормышын яктыртучы документлар барлыгын ачыклады.
2014 елның I яртыеллыгында Татарстан Җөмһүрияте муниципаль архивлары тарафыннан гражданнар һәм оешмалардан 46100 мөрәҗәгать кабул ителде. Уңай җавап белән 36773 архив белешмәсе әзерләнде.
2014 нче елның 5 нче июлендә “FDL production” (Мәскәү шәһәре) студиясе Татарстан Җөмһүриятенең Милли архивында Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татар солдатларына багышланган “Незаметные герои Неизвестной войны” дип исемләнгән документаль фильм төшерде.
2014 елның 30 июньнән 04 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 313 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 208 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 80 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 319 архив белешмәсе әзерләнде.
4 нче июль көнне Татарстан Җөмһүриятенең Милли архив хезмәткәрләре “Остров-град “Свияжск” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда « Свияжск в Гражданской войне» дип аталган күргәзмә ачылу тантанасында катнаштылар.
Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивы битләрендә милли бәйрәм Сабантуйга багышланган интернет–күргәзмә урнаштырылды.