2014 елның 23 июнендә Казан дәүләт энергетика университеты Икътисад һәм мәгълүмат технологияләре институтының тарих кафедрасында Дәүләт аттестацияләү комиссиясенең Татбашархив җитәкчесе Д. И. Ибраһимов рәислегендә үткән утырышында “Тарих һәм архив белеме” белгечлеге буенча укучы студентлар чыгарылыш квалификацион эшләрен якладылар. Комиссия әгъзалары диплом эшләренең югары дәрәҗәдә хәзерләнгәнлекләрен һәм аларның гамәли әһәмиятләрен билгеләп үттеләр.
2014 елның 16 июньнән 24 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 356 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 214 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 88 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 198 архив белешмәсе әзерләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә коллегиянең чираттагы утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Г. Р. Нигъмәтуллина катнашты. Коллегиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2014 елның 20 июнендә Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 66 оешма-чыганакларының документлары каралды, шулар арасында Татарстан Җөмһүриятенең Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, ААҖ “Татнефть” һәм башка оешмаларның документлары бар.
2014 елның 18 июнендә “Чаян” журналы хезмәткәре Минвәгыйз Зәйнетдинов ТР Дәүләт матбугат архивы фондыннан “Яшь сталинчы” газетасының 1955 – 1956 ее. карады.
17июнь көнне Татарстан Республикасы Милли архивында Россия ислам институты студентлары өчен «Милли архив фондларында көньчыгыш кульязмалары» дигән темага экскурсия.
2014 елның 17 июнендә ТР Дәүләт матбугат архивы фондына Россия Язучылар берлеге әгъзасы, БДБ профессиональ рәссамнар берлегенең Казан бүлеге рәисе Лада Аюдаг иҗат иткән китаплар һәм газеталар килде.
2014 елның 09 июньнән 11 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 176 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 84 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 59 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 134 архив белешмәсе әзерләнде.
11 июнь көнне Татарстан Республикасы Милли архивында эксперт-методик комиссиянең чираттагы утырышы узды.