ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

«Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының чираттагы саны (№ 1/2, 2014) басылып чыкты. Номер журналга нигез салучы һәм беренче баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты Дамир Рәүф улы Шарафутдиновка багышланган материаллар белән ачыла.


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 10 июнендә Татбашархив каршындагы Фәнни-консультатив советның чираттагы утырышы узды. Утырышта «Казан губернасы Беренче дөнья сугышы чорында» документлар һәм материаллар җыентыгы кулъязмасы, «Көндәлекләрдә һәм истәлекләрдә Бөек Ватан сугышы» документлар җыентыгы концепциясе каралды, Татарстан Республикасы һәм татар халкы тарихына караган чит ил архивларында сакланучы документларны эзләп табу һәм копияләрен алдыру мәсьәләсе хакында фикер алышынды.


10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
 

10 июнь көнне Татарстан Республикасы Милли архивында Куйбышев сусаклагычының ачылыш тарихы документаль фильмы өчен видеосъемка төшерелде.

2014 елның 02 июньнән 06 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 326 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 175 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 94 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре .


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

ДАССУ«Республика балалар клиник хастаханәсе ТР ССМ» беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли архивына саклауга документлар тапшырды (1976-2003 еллар).

Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының уку залында Татарстаннан гына түгел, ә чит илдән килүчеләр дә документлар белән кызыксыналар.


6
июнь, 2014 ел
җомга

А.С.Пушкинның тууына 100-еллык юбелей көне 1899елда Россиядә зур күләмдә билгеләп үтелгән. Бу чарадан Казандагы уку йортларыда читтә калмый.

 

20014 елның  5-6 июнендә  Татарстан Республикасының  Үзәк дәүлэт аудиовизуаль документлар архивына эшлекле визит белән Россиянең Дәүләт фильмнар фондының цифрлы технологияләр отделы начальнигы И.И. Якубов килде.

2014 елның 2-5 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов Россия делегациясе составында Россия белән Беларусь архивчыларының “Төрле төр күчерелмәләрдәге документларның сакланышын тәэмин итү” темасына багышланган һөнәри очрашуында һәм Россия федераль агентлыгы белән Беларусь Республикасы Юстиция министрлыгының Архивлар һәм эш башкару департаменты коллегияләренең “Россиядә һәм Беларусьтә архивчы кадрларын хәзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча эш тәҗрибәсе” темасына багышланган уртак утырышында катнашты.


5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Свердловск өлкәсе архивчыларының “Архив хәбәрләре” гәҗитенең 22 май чыгарылышы №5 санында Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының  85 еллыгына багышланган директор урынбасары Р.Б.Садыкованың  мәкаләсе  басылып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International