ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 4 июнендә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче журналист Шәйхетдинов Д. И. ТР Дәүләт матбугат архивы фондыннан Татарстан Республикасы Ворошилов районының «Ворошиловчы» газетасының 1936 – 1952 ее. карады.


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
 

2014 елның 29-30 май көннәрендә Татарстан Республикасы Милли архивы Самара шәһәрендә «Бөек сугыш (1914-1918) еллар һәм Россия» халыкара сессиядә катнашты.

2014 елның 26 маеннан 30 маена кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 283 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 171 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 76 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 218 архив белешмәсе әзерләнде.


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

 

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов йөкләмәсенә нигезләнеп, 2014 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе “Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маенда чыгарылган указларын үтәү барышы” дигән мәсьәләне өйрәнүгә багышланган коллегия утырышын уздырды.


30
май, 2014 ел
җомга

 

2014 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:


29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры В. Г. Хәмидуллина Татарстан журналистикасы музееның тантаналы ачылышында катнаштылар.

 

2014 елның 28 маенда, Татарстан Республикасының Чирмешән районы Кара Чишмә авылы тарихын өйрәнү максатыннан, ТР Дәүләт матбугат архивына “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә “Манзара” тапшыруының алып баручысы Илдар Кыямов килде.


28
май, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 28 маенда Татбашархивның архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр секторы мөдире И. А. Мөстәкыймов “Төрки-мөселман дөньясы: үзаң, мирас һәм өйрәнү перспективалары. Профессор М. Г. Госмановның тууына 80 ел тулу уңае белән” халыкара фәнни конференциясендә катшаты һәм “Тугмак” терминының мөселман чыганакларындагы мәгънәләре” темасына чыгыш ясады.


27
май, 2014 ел
сишәмбе

Правовые и нормативные документы по вопросам архивного дела Республики Татарстан» бүлегендә Татарстан Республикасы муниципаль архивлары тарафыннан муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең үрнәк административ регламентларына үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе боерыгы урнаштырылды.

2014 елның 19 маеннан 23 маена кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 280 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 155 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 83 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 332 архив белешмәсе әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International