16 май көнне Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәрләре Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы , Казан-Кремль музей-тыюлыгы һәм «Архангельск»дәүләт музей-йорты белән берлектә оештырылган күргәзмәдә булдылар.
2014 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе командасы Россия Федерациясе Дәүләт оешмалары һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы профсоюзы әгъзалары арасында үткәрелүче «Профи-тур» спорт-сәламәтләндерү чарасында катнашты. Чара “Динамо” спорт базасында үтте.
15 май 2014 ел.
Татарның күренекле шагыйре , тәрҗемәче, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстстанның атказанган мәдәният хезмәтктре Шабаев Марс Садри улының шәхси документларын Татарстан Республикасы Милли архивына тормыш иптәше Шабаева Роза Харис кызы бушлай тапшырды.
2014 елның 16 маенда Татбашархивның эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 61 оешма-чыганакларының документлары каралды, шулар арасында Татарстан Җөмһүриятенең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, ААҖ “Казан ярминкәсе” һәм башка оешмаларның документлары бар.”
Татарстан Республикасы Милли архивының директор урынбасары Нерозникова Н.Д. «Музей – регион тормышында» дигән фәнни-практик семинарда катнашты. Семинар Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышына караган интернет-музей булдыру темасына багышланган инде. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең конференц залында ачылды (Бауман урамы 20 нче йорт). Семинар Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгын (№2822-р 31.12.2013)тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасының Милли музее тарафыннан оештырылды.
2014 елның 14 маенда, “Важен каждый”, “Рекламный вестник” газеталарының чыгарылыш мәгълүматларын тикшерү максатыннан, ТР Дәүләт матбугат архивына Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе хезмәткәрләре килде.
2014 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе бинасында (Кремль урамы, 2/6 йорт) персоналны эвакуацияләү вакытында эш итү күнекмәләрен үзләштерүгә багышланган өйрәнүләр үтте. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2014 елның 4 мартында чыгарылган 29-53/2093 номерлы боерык буенча үткәрелде. Өйрәнүләрдә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле катнашты.еспубликасы Республикасы
2014 елның икенче кварталында ТР Үзәк дәүләт архивының аудиовизуаль документлар бүлеге архив кинодокументларын консервацион-профилактик эшкәртү hәм кулдан төзекләндерү эшләрен дәвам итә. Хәзерге вакытка 3100 берәмлек сакланма эшкәртелгән.