Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының уку залында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музей хезмәткәрләре татар драматургиясенең классигы, танылган реҗиссер һәм актер Кәрим Гали улы Тинчурин турындагы документларның күчермәләре белән үз музейларын тулыландыру максатыннан сайлап алу белән шөгыльләнәләр.
2014 ел башында Татарстан Республикасы Милли архивының уку залында Казан дәүләт архитектура төзелеш университетыннан 33 студент XIX-XX гасырга караган Казан шәһәренең архитектура истәлекләренең тарихын өйрәнделәр.
Бүген “Түгәрәк уен» мәгълүмати-популяр альманахының баш мөхәррире Илсөяр Иксанова ТР Дәүләт матбугат архивы фондыннан 1980 – 2000 еллар өчен “ТР Матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткечен карады.
21 май көнне Татарстан Республикасы Милли архивында чираттагы дирекция утырышы булып утте. Анда:
2014 елның 20 маенда, язучы Фаил Шәфигуллинның иҗатына багышланган библиографик күрсәткеч төзү максатыннан, ТР Дәүләт матбугат архивына татар язучысы Э. Шәрифуллина килде.
2014 елның 12 маеннан 16 маена кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 257 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 130 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 93 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 311 архив белешмәсе әзерләнде.
Татарстан Республикасы Архив хезмәте сайтының Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивы битендә “Научно – справочный аппарат” бүлегенә архивның 85 еллыгына багышланган “Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының тарихы һәм хәзергесе документларда һәм фотографияләрдә”, ә “Күргәзмәләр” бүлегенә “Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивы тарихы һәм хәзергесе фотографияләрдә” исемле фотодокументлар күргәзмәсе урнаштырылды.