ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Казанның №36, 47, 89, 126, 177 һәм Теләче мәктәпләренә Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе бастырып чыгарган документлар җыентыклары, “Гасырлар авазы” фәнни – документаль журналының берничә басмасын бүләк итте.


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында 7 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан архивта сакланган сугыш вакытындагы  хатлар һәм листовкалар кулланып ГТРК каналы хәбәрчеләре  тапшырулар  төшерелде.

2014 елның 7 маенда Казан ш. адвокат конторасы хезмәткәрләре ТР  Дәүләт матбугат архивы фондыннан Татарстан Республикасының Арча, Питрәч, Саба, Апас районы гәзитләрен карадылар.

6
май, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 28 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 146 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 70 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 53 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 129 архив белешмәсе әзерләнде

 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Милли архивы ГТРК «Россия –Татарстан» эфирының «Яңа көн» тапшыруында «Авыл – фронтка»дигән темага радиотапшыруда катнашты.

 

«Ачык Татарстан» мәгълүмат порталында Татарстан дәүләт архивлары тарафыннан 2014 елның апрелендә күрсәтелгән түбәндәге дәүләт хезмәтләре турында Татбашархив хисабы урнаштырылды: гражданнарга һәм оешмаларга архив документларының кайда урнашуы турында аңлатма бирү; дәүләт архивлары уку залларында кулланучыларның эшен оештыру; архив белешмәләрен, архив өземтәләрен, архив документлары копияләрен әзерләп бирү. 


5
май, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 21-29 апрельләрендә ТРҮДА АД директоры Горохов С.Н. “Товарларны алу сферасында контракт системасы, дәүләт hәм муниципаль кирәк – яракларын булдыру өстендә эшләү” дигән квалификация күтәрү курсларын узды.

30 апрельдә Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының директор урынбасары Р.Б.Садыкова  Казанның №126 гимназиясендә  тугызынчы сыйныф укучыларына Беренче бөтендөнья сугышын чагылдырган архив документларының күчермәләрен кулланып дәрес уздырды.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

29 апрельдә Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының директор урынбасары Р.Б.Садыкова Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  Коррупциягә каршы тору советы уздырган “Иҗтимагый оешмаларның коррупциягә каршы торудагы роле” исемле түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

2014 елның 29 апрелендә, Чирмешән районы тарихын өйрәнү максатыннан, ТР Дәүләт матбугат архивына “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә “Манзара” тапшыруының алып баручысы Ильдар Кыямов килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International