Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагында булган учреждениеләр белән видеоконференцсвязь режимында киңәшмәләр үткәрде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты архив эше буенча законнарның үтәлүен контрольдә тота. Архив эше өлкәсендәге Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив-хокукый актларының мәҗбүри таләпләренең үтәлүен тәэмин итү максатыннан вазыйфаи затлар тарафыннан тикшерүләр үткәрелә.
2018 елның 1 гыйнварының 12 июленә кадәр “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе тарафаннан социаль-хокукый характердагы 11885 мөрәҗәгать кабул ителде (эш стажы, хезмәт хакы күләме турында).
2018 елның 11 июлендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы архивында эш визиты белән булды.
2018 елның 11 июлендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетының коллегиясе узды. Коллегия утырышында тармакның актуаль проблемалары каралды.
2018 елның 2 июленнән 6 июленә кадәр чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова җитәкчелегендә республика архивчылары Малайзия Милли архивында (Куала-Лумпур шәһәрендә) стажировка үттеләр.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эшләрне башкару һәм оештыру секторы мөдире вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертелү өчен игълан ителгән конкурста катнашучылар белән 2018 елның 4 июлендә шәхси әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмә нәтиҗәләре, белемнәре, граждан яисә башка дәүләт хезмәтен башкару һәм башка эшчәнлекләре турында тәкъдим ителгән документларны бәяләү һәм конкурс процедуралары нигезендә конкурсның җиңүчесе итеп Гайнетдинова Раилә Ринат кызы танылды.
Башка дәгъва итүчеләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертелмәде.
Конкурста катнашкан кешеләрнең документлары гариза нигезендә түбәндәге адрес буенча кайтарыла: Казан шәһәре, Ново-Песочная урамы, 44 нче йорт, каб. 109, хокук һәм кадрлар бүлеге.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2018 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде. Архив эше турындагы законнарның бозылуы ачыкланмады.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2018 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтүмаксатыннан «Республика медицина профилактикасы үзәге» дәүләт сәламәтлек саклау автоном учреждениесендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
27 нче июньдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова республикабызның Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман муниципаль районнары башкарма комитетларының архив бүлекләрендә эш визиты белән булды. Визит барышында төп темалар булып муниципаль архивларның биналарын капиталь ремонтлау, гражданнарга дәүләт һәм мунципаль хезмәтләре күрсәтү, бетерелгән предприятиеләрнең документларын саклау, Татарстан Республикасы Архив фондын гражданнарның шәхси документлары белән тулыландыру кебек мөһим сораулар торды.
Минзәлә муниципаль архивының биналарын капиталь ремонтлау барышын карау вакытында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова капиталь ремонтның темплары түбәнәюен һәм эшнең сыйфатын күтәрү кирәклеген билгеләп үтте.