ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2018 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә законнарны бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесендә тикшерү үткәрде.


20
март, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 20 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше Стратегиясенә үзгәрешләр кертү өчен бирелгән тәкъдимнәре турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесенең 2018 елга сатып алулар планы, “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү критерийлары, 2018 елга архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау профилактикасы программасы проекты һәм “2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2017 ел өчен хисабы.


16
март, 2018 ел
җомга

2018 елның 16 нчы мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


4
март, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 4 мартында Мәскәү шәһәренең Данилов зиратында Россия һәм Татарстанның танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның каберенә чәчәкләр кую церемониясе узды.


2
март, 2018 ел
җомга

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев тууына 90 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

       Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” дип аталган күчмә фотокүргәзмә үтә. Күргәзмә “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында оештырылды.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2018 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Республика Татарстан” газетасы редакциясе” Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесендә тикшерү үткәрде.


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Яшьләр советының чираттагы утырышы узды.


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 22 нче февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына язучы, публицист, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакый тууына 140 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International