ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2018 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында тикшерү үткәрде.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. 

2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Чуаш Республикасының Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министрлыгы арасында архив эше өлкәсендәге хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 17 апрелендә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында “Мәңге онытылмас ядкарь...” исемле күргәзмә ачылды. Ул Татарстан Республикасының дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган.


6
апрель, 2018 ел
җомга

2018 елның 6 нчы апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты архив эше турында законнарның, шул исәптән архив эше өлкәсендә тапшырылган дәүләт вәкаләтләре үтәлүен тикшерү максатыннан 2018 нче елгы тикшерүләр планы нигезендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә тикшерү үткәрде.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 29 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы җитәкчелеге Казан православие руханилары семинарясендә булдылар.

2018 елның 29 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Фәнни-консультатив советның утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасында архив эше үсешенең фәнни стратегиясе каралды. Моннан башка Совет әгъзалары һәм чакырылган белгечләр А. Ф. Степанов тарафыннан әзерләнгән “Рәсми документларда Татарстан АССР мөселманнары (1920 нче еллар)” җыентыгы турында фикер алыштылар, Татарстан АССР ның 100 еллыгына багышланган җыентыкның 2 нче һәм 3 нче томнарын хәзерләү барышын тикшерделәр.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

“Татарстан Республикасы архивлары” порталына язучы Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018 елга Архив эше өлкәсендәге законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуны профилактикалау программасы расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International