2017 елның 14 нче апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Республика балалар клиник хастаханәсе, Татарстан Республикасы Милли музее, Авыл хуҗалыгының татар фәнни-тикшеренү институты, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, документларны хисапка алу исемлекләре каралды.
Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан вКонтакте һәм instagram социаль челтәрләренең «Молодая Гвардия РТ» интернет-аккаунтларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлеге белән берлектә 2017 елның 13 апрелендә “Геройлар Хатлары” эстафетасын башлады. Акция Бөек Ватан сугышында катнашучы ватандашларыбызның хатлары аша тарихны өйрәнүгә юнәлдерелгән. Интернет-аккаунтларда Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы хатлар урнаштырыла.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының “Техник инвентаризацияләү бюросы” Республика дәүләт берләштерелгән предприятиедә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.
2017 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында Экология елына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы шимбә өмәләре тарихын һәм әйләнә-тирә мохитны саклауга багышланган чараларны яктырткан документлар тәкъдим ителә. Экспозициядә XIX гасыр ахырыннан алып бүгенге көнгә кадәр караган документлар урнаштырылган. Алар арасында казанлыларның җир-суларны чистарту турында гаризалары, Казан шәһәр думасының шәһәр территориясен чүпләндерүгә чик кую турында карарлары, шимбә өмәләре үткәрү турында партия органнары карарлары, фотодокументлар һәм башка материаллар.
2017 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Тарихи бранч” клубының “Татар гаиләсе – 100 ел элек һәм бүгенгесе” темасына багышланган утырышы узды. Чара Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы А. Р. Шәвәлиева, Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре катнашты.
А. Х. Мәхмүтова үз чыгышында традицион татар гаиләләре тарихы белән таныштырды, Э. К. Сәлахова метрика кенәгәләре материалларына нигезләнеп, элекке татар гаиләләрендә никахлашу, аерылышу, исем кушу тарихы турында сөйләде, Л. В. Сәгыйтова “Хәзерге заманда традицион татар гаиләсе” темасына чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы архив хезмәте тарафыннан әзерләнгән “Көн документы” проекты эшли башлады. Проект кысаларында “Татарстан Республикасы архивлары” порталында республика тарихын чагылдырган документлар урнаштырыла.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитетында тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсндә акт төзелде. Архив эше турындагы законнарның бозылуы ачыкланмады.
2017 елның 28 нче мартында Татарстан Республикасы Дәүләт архивының документларның күчермәләрен алу, реставрацияләү һәм төпләү лабораториясендә Азнакай, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Минзәлә муниципаль архивлары хезмәткәрләренең стажировкалары үтте. Укулар Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды. Муниципаль архив хезмәткәрләре архив документларын физик-химик һәм техник эшкәртү (реставрацияләү, төпләү, цифралаштыру һ.б.) өлкәсендә белемнәрен күтәрделәр һәм гамәли тәҗрибә алдылар.
2017 елның 24 нче мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы Федераль казначылык идарәсе, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе, Казан (Идел буе) федераль университеты, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару күрсәтмәсе, документларны хисапка алу исемлекләре каралды.
2017 елның 20 мартында “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе белән Финляндия Милли архивы арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турында беркетмә имзаланды. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры С. Т. Рәхимов һәм Финляндия Милли архивы генераль директоры Юсси Нуортева тарафыннан имзаланган беркетмәдә архив эшенең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашу, уртак күргәзмәләр үткәрү, басмалар белән алмашу һәм башка җәһәтләрдә хезмәттәшлек итү каралган.