2016 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Фәнни-консультатив советы утырышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү концепциясе проекты белән архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы И. А. Мөстәкыймов, “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесенең документларны нәшер итү һәм басмалар хәзерләү ысуллары турында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры С. Т. Рәхимов чыгыш ясадылар.
2016 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Фәнни-консультатив һәм Иҗтимагый советларның әгъзалары катнашты. Җыелышта Татарстан Республикасы архив эшенең үсешенең фәнни концепциясе проекты белән архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы И. А. Мөстәкыймов, аудиовизуаль продукциянең һәм басмаларның мәҗбүри нөсхәләре һәм аларны камилләштерү турында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасарлары С. Н. Горохов и Л. М. Нәҗметдинова чыгыш ясадылар. Беренче мәсьәлә буенча тәкъдим ителгән проектны эшләнәсе концепциянең нигезе итеп алырга һәм аны эшләп бетерү өчен эшче төркем төзергәкарар бирелде. Икенче мәсьәлә буенча, яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып, 2005 елның 18 гыйнварындагы 5-ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакындагы Татарстан Республикасы Законы проектын эшләп бетерергә дигән карар кабул ителде.
2016 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның утырышы узды. Утырышта Советның рәисе, рәис урынбасары һәм Совет секретаре сайланды. Совет рәисе итеп Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, “Идел буе аудит үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең аналитика бүлеге башлыгы Тимур Рафаэль улы Халиков, рәис урынбасары итеп Казан (Идел буе) федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм чит ил төбәкләрне өйрәнү кафедрасы доценты Марат Зөфәр улы Галиуллин, Советның секретаре итеп Казан дәүләт энергетика университеты Икътисад һәм мәгълүмати технологияләр институтының тарих һәм педагогика кафедрасы доценты Резеда Наил кызы Гыйбадуллина сайланды.
2016 елның 17 октябреннән 21 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан 415 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле мөрәҗәгать кабул ителде. Шул исәптән, шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 136 гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 220 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 315 архив белешмәсе әзерләнде.
2016 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы кысаларында XIX гасыр – XX гасыр башы Казан губернасында хәйриячелек тарихына багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт архивы документлары күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә хәйрия чараларының төрле формаларын яктыртучы утыздан артык документның төп нөсхәсе тәкъдим ителгән иде. Алар арасында иганә җыю җайланмасы, хәйрия лотереясе үткәрү, түләүсез ашханәләр ачу, эш хакыннан сугыш ихтыяҗларына процентлар күчерү турында документлар. Документлар танылган сәүдәгәр Әҗемовларның, Казаковларның, Юнысовларның, Крестовниковларның, шулай ук иганәче хатын-кызлар О. С. Александрова-Гейнс, А. Н. Родионова, Д. А. Державина, А. Х. Шамованың хәйрия эшчәнлекләре турында сөйлиләр.
2016 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында хокук һәм кадрлар эше бүлегенең әйдәүче консультанты вакантлы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасы урынын биләү өчен бәйге үткәрелде.
Конкурс процедуралары нәтиҗәсендә җиңүче булып Яруллина Регина Илсур кызы танылды.
2016 елның 10 октябреннән 14 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан 359 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 136 гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 180 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 382 архив белешмәсе әзерләнде.
2016 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында XIX гасыр – XX гасыр башы Казан губернасында хәйриячелек тарихына багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт архивы документлары күргәзмәсе узды. Күргәзмә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советының 10 еллыгына багышланды (туры китерелеп эшләнде).
Экспозициядә Казан губернасында иганәчелекне яктырткан документлар тәкъдим ителә. Алар арасында императрица Мария Федоровнаның васыять итүче А. Н. Родионовага Затлы нәселләрдән булган кызлар институтын оештыруга ярдәм сорап итү турында хаты, Казан император университетында хакыйкый серле киңәшче Д. А. Державина иганә иткән капитал керемнәре исәбенә студентларны кабул итү һәм тәрбияләү турында кагыйдәләр, Казан сәүдәгәре М. Н. Казаковның Казан губернасы идарәсенә Казан шәһәренең өченче өлешендә Җамигъ мәчетен төзү өчен рөхсәт сорап язган гаризасы, Мөселман түләүсез ашханәсенең 1891 елның 12 ноябреннән 1892 елның 2 июненә кадәр хисабы, И. К. Айвазовский тарафыннан иганә ителгән картинаны лотерея аша уйнаттыру турында белдерү, Алман хатын-кызлар җәмгыяте рәисе И. В. Бренингның Казан губернаторы П. М. Боярскийга Казан шәһәренең яраланган һәм авыру гаскәриләргә иганә җыярга рөхсәт итүне сорап язган гаризасы, 9 нчы җамигъ мәчете мулласы С. Иманкулов һәм “Йолдыз” газеты мөхәррире Ә. Максудовның Казан губернаторы П. М. Боярскийга авыру һәм яралы гаскәриләр өчен иганә җыю мөселман комитетын оештырырга рөхсәт сорап язган гаризасы, иганәче Н. К. Крестовниковның, В. А. Унженинның, С. Максудиның, Ш.-Г. Х. Иманаевның фоторәсемнәре тәкъдим ителде.
2016 елның 12-13 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасары С. Н. Горохов Россия дәүләт кинофотодокументлар архивының 90 еллыгына багышланган “Аудиовизуаль документлар: Ватанга 90 ел хезмәт итү” халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Чара Мәскәүдә Россия дәүләт гуманитар университетының Тарих-архив институтында үтте. С. Н. Горохов “Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивының онлайн хезмәт күрсәтү порталы. Оештыруның төп этаплары һәм үсеш перспективалары” темасына чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтында фәлсәфә, психология, сәясәт, тарих, әдәбият, дин, икътисад һәм башка темаларны яктыртучы 5879 язманы үз эченә алган “Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткеченең 2016 нчы елгы 2 нче санының интернет-версиясе урнаштырылды.