2016 елның 18 нче ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
– Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначейлык идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль налог хезмәтенең № 4 районара инспекциясе, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару күрсәтмәсе, документларны хисапка алу исемлекләре каралды;
– Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль архивының оешма-чыганаклары исемлеге каралды.
2016 елның 15-16 ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт архивының документларның фәнни-белешмә аппараты бүлеге җитәкчесе Н. Д. Нерозникова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивының оештыру-методик бүлеге җитәкчесе О. Н. Шәфигуллина “Информацион җәмгыятьтә документлар: хәзерге дөньяда архив эше һәм документлар белән эшләү” исемле XXIII Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Халыкара архивлар советы Европа-Азия бүлеге, Федераль архив агентлыгы, Документлар белән эшләү һәм архив эше бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты, Россия дәүләт гуманитар университеты һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыяте тарафыннан оештырылган чара Мәскәү шәһәрендә үтте. Конференциядә документлар белән эш итү һәм архив эше тарихы, электрон документлар әйләнешен оештыру, архивның информацион системаларын камилләштерү һәм башка мәсьәләләр каралды.
2016 елның 11 ноябрендә Татарстанның муниципаль районнарында архив эше үсешенең актуаль мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Утырыш видеоконференция режимында үткәрелде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова “2016-2020 елларда Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Архив эше белән идарә итүнең бердәм информацион-аналитик системасын гамәлгә кертүгә бәйле буларак Татарстан Республикасы Дәүләт архивының һәм республика муниципаль архивлары хезмәткәрләренең булачак укулары һәм архивларны компьютер техникасы белән тәэмин итү турында сөйләде.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге мөдире урынбасары Е. П. Полякова Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге арасында гражданнарның социаль хокукларын яклау юнәлешендә бергә алып барган эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова муниципаль архивларда 2017 һәм 2018 елларга Татарстан Республикасы капиталь кертемнәр программасы буенча капиталь ремонт ясалачагы турында сөйләде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясе киңәйтелгән утырышы карарының хуҗалык һәм йорт кенәгәләрен хисапка алу җәһәтеннән башкарылуы тикшерелде, Татарстан муниципаль архивлары фондларының торышы мәсьәләсе каралды, “Казан ныгытмалары” (“Казанский обвод”) проекты турында мәгълүмат тыңланды.
Киңәшмә нәтиҗәсендә муниципаль архивлар тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәткәндә тиешле процедураларның үтәлүләрен күзәтүгә юнәлтелгән контроль тикшерүләрдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең катнашуларын дәвам итәргә, ремонтка хәзерләнү буенча оештыру чараларын үткәрергә, алып барылган урыннарында саклану сроклары чыккан хуҗалык кенәгәләрен хисапка алуны һәм муниципаль архивларга кабул итүне дәвам иттерергә карар бирелде.
“Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты” сайтында “Халыкара һәм регионара хезмәттәшлек” бүлегенең “Регионара хезмәттәшлек турында килешүләр” бүлекчәсенә Башкортстан Республикасы архив эшләре идарәсе һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешү урнаштырылды.
Килешүдә Башкортстан һәм Татарстан республикалары халкы тарихына караган архив документлары турында мәгълүмат һәм документларның копияләре белән алмашу, уртак фәнни конференцияләр үткәрү, бергәләп архив документлары басмаларын хәзерләү һәм уртак документаль күргәзмәләр оештыру каралган.
2016 елның 9 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Рухи-әхлакый тәрбия бирү контекстында милли-мәдәни компонент” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында сакланучы дәреслекләр күргәзмәсе узды. Күргәзмәдә 1904 елдан алып безнең көнгә хәтле китаплар тәкъдим ителгән иде. Алар арасында “Татар әлифбасы” (1922 ел, гарәп графикасында), “Яңа әлифба” (128 ел, латин графикасында), әлифбалар, рус теле, татар теле, әдәбият, математика, география һәм башка дәреслекләр. Шулай ук конференциядә катнашучыларга “Мәгърифәт” исемле кинодокументлар җыентыгы тәкъдим ителде.
2016 елның 31 октябреннән 3 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан 281 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле мөрәҗәгать кабул ителде. Шул исәптән, шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 117 гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 127 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 325 архив белешмәсе әзерләнде.
2016 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында оештыру эшләре һәм эш башкару секторы мөдире вакантлы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасы урынын биләү өчен бәйге үткәрелде.
Конкурс процедуралары нәтиҗәсендә җиңүче булып Авдошина Лариса Владимировна танылды.
2016 елның 27-28 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының баш архивчысы О. Е. Пантелеева Чуашстан Республикасы Дәүләт тарих архивы оешуның 75 еллыгына багышланган “Архивлар һәм фән: тарихи караш һәм заман шартлары” дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Чара Чабаксар шәһәрендә үтте. Конференциядә дини тәгълимәт тарихы, патриотик тәрбия чыганагы буларак архив документлары, информацион технологияләр һәм архивлар һәм башка мәсьәләләр каралды. О. Е. Пантелеева “XIX гасырда Казан губернасы Чабаксар, Цивильск һәм Ядринск өяз училищелары тарихыннан” дигән темага чыгыш ясады.
2016 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры С. Т. Рәхимов “Көньяк Урал археографиясе: Хәзерге дөньяда архив эшенең актуаль мәсьәләләре” XVI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Башкортостан Республикасы архив эшләре идарәсе, Россия фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Р. Г. Күзеева исемендәге этнологик тикшеренүләр институты һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Башкорт республика бүлеге тарафыннан оештырылган чара Уфа шәһәрендә үтте.
И. Х. Әюпова һәм С. Т. Рәхимов Башкортостан архивчыларының эш тәҗрибәсе белән таныштылар, хезмәттәшлек үстерү буенча фикер алыштылар. Ике республика архив хезмәтләре җитәкчеләре тарафыннан Башкортостан Республикасы архив эшләре идарәсе һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды.
2016 елның 28 нче октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
– Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначейлык идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль налог хезмәтенең № 4 районара инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең Пенсия фонды бүлеге, Казан медицина училищесы, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары, архив һәм эксперт комиссияләре кагыйдәләре, эш башкару күрсәтмәсе һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды;
– Татарстан Республикасы муниципаль архивларының оешма-чыганаклары исемлекләре каралды.