ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтына XIX гасыр – XX гасыр башы Казан губернасында иганәчелек тарихыннан исемле интернет-күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Казан губернасында иганәчелекне яктырткан документлар тәкъдим ителә. Алар арасында мөселман түләүсез ашханәсе һәм Казан губернасы иганәчелек комитеты хисаплары, Казанда татар ятимнәр йорты оештыруга сәүдәгәр Юнысовларның ярдәм итүе турында мәгълүмат, иганәче Н. К. Крестовниковның, В. А. Унженинның, С. Максудиның, Ш.-Г. Х. Иманаевның фоторәсемнәре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы башка документлар тәкъдим ителә.


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 3 октябреннән 7 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 414 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 134 гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 209 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 309 архив белешмәсе әзерләнде.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 7 нче октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:

– Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм муниципаль архивларның оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды;

– Татарстан Республикасы муниципаль архивларының оешма-чыганаклары  исемлекләре каралды.


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Дәүләт контроле секторы мөдире С. А. Гоголева Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлегенә командировкага барып кайтты. С. А. Гоголева архив эше турындагы законнарның, шул исәптән җирле үзидарә органнарына тапшырылган архив эше өлкәсендәге дәүләт вәкаләтләренең үтәлүен тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде. Архив эше турындагы законнарның үтәлүендә бозулар табылмады.

5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының кулланучыларны мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Г. Н. Фәезова  “Әсирлек фаҗигасе” дип аталган халыкара түгәрәк өстәлдә катнашты. Галимнәр, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләрне җыйган бу чара Свердловск өлкәсе Иҗтимагый оешмалар документлары үзәге тарафыннан оештырылган иде. Ул Екатеринбург шәһәрендә үтте. Фикер алышу барышында хәрби әсирләр турында мәгълүмат эзләүче оешмаларның халыкара хезмәттәшлеге,  мәгълүмат эзләү буенча информацион ресурслар булдыру мәсьәләләре һәм хәрби әсирләр турында мәгълүмат эзләү эшен оештыру тәҗрибәсе каралды. Г. Н. Фәезова “Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында сакланучы фильтрацион-тикшерү эшләрнең характеристикасы, составы һәм алардан файдалану” дигән темага чыгыш ясады.


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында 2016 елның III кварталында архив эше буенча норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупцион җәһәтләренең булу-булмауларын тикшерү эшенең торышы, бюджет акчаларын тоту һәм 2016 елның III кварталында дәүләт заказын урнаштыру турында мәгълүмат, Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан “Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең коррупциягә мөнәсәбәтләрен өйрәнү” (2016 ел) дигән темага үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.

2016 елның 30 сентябрендә “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” Дәүләт бюджет учреждениесендә Ачык ишекләр көне үтте. Чара кысаларында архивта Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты студентлары, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, мәктәп укучылары, тарих белән кызыксынучылар булды. Архив кунаклары шәҗәрә төзү буенча мастер-класста катнаштылар, “Россия киносы елына багышлана”, “Мәгариф тарихыннан”, “Мәктәп дәреслекләре сәхифәләрендә” исемле күргәзмәләр һәм 1918-1985 еллар документаль фильмнарын һәм хрониканы карадылар, “Гасырлар авазы – Эхо веков” фәнни-документаль журналының барлык саннары белән таныштылар. Шулай ук архивка килүчеләргә социаль-хокукый мөрәҗәгатьләрне үтәү буенча консультацияләр бирелде, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды хезмәткәре С. П. Коган пенсиягә караган законнар буенча аңлатмалар бирде. Ачык ишекләр көнне архивта барлыгы 200 якын кеше  булды.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Урман утырту көне” исемле табигать саклау чарасында катнаштылар. Архивчылар “Шәһәр яны урман хуҗалыгы” Дәүләт казна учреждениесенең Биектау урман хуҗалыгы участогының урман фондында агачлар утырттылар.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Суд департаменты Идарәсендә “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” Дәүләт бюджет учреждениесе катнашында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан район һәм шәһәр судлары адмнистраторлары һәм аппаратлары хезмәткәрләре өчен оештырылган семинар узды. Чара Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану кагыйдәләрен (Мәскәү, 2015) гамәлгә кертүгә багышланган иде.

Семинарда катнашучылар архив документлары белән эшләүдә яңа кагыйдәләрне гамәлгә кертү белән бәйле үзгәрешләр, оешмаларда электрон документларны саклау һәм аларны куллану таләпләре белән таныштылар.


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте. Конференциядә техник хезмәт инспекторы, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Татарстан республика профсоюз комитеты Яшьләр Советы рәисе П. М. Чумаков катнашты.  Конференциядә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” Дәүләт бюджет учреждениесенең берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы төзелде. Аңа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең беренчел профсоюз оешмасы функцияләре тапшырылды. Конференциядә шулай ук профком рәисе М. Д. Банникованың хисабы тыңланды, берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы органнары җитәкчеләре составы сайланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International