ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе
2016 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Казанда Бөтенроссия чабыш көне “Милләт кроссы – 2016” кысаларында үткәрелгән “Татарстан кроссы – 2016” исемле массакүләм ярышта катнаштылар. Чара Үзәк стадион янында оештырылган иде. Ярышта барлыгы 20 меңнән артык казанлы катнашты.

23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” Дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы территориясендәге предприятие һәм оешмаларның архив хезмәткәрләре өчен “Оешма архивы. Предприятиедә архив алып бару буенча практик күрсәтмәләр” темасына семинар үткәрде. Семинарда катнашучылар архив эше өлкәсендәге законнарда, башка норматив актларда булган үзгәрешләр, “Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану кагыйдә”ләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә архив документлары белән эш итүдәге яңалыклар белән таныштылар. Шулай ук оешмаларда электрон документларның саклану һәм куллану, ликвидацияләнгән оешмаларның эш-хезмәт документларын дәүләт һәм муниципаль архивларга тапшыру проблемалары тикшерелде.


21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе  И. Х. Әюпова, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры С. Т. Рәхимов Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча советның XII утырышында катнаштылар. Чара 2016 елның 20 сентябрендә Самара шәһәрендә үтте. Совет утырышында шулай ук Росархив һәм федераль архивлар җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең архив эше өлкәсендәге вәкаләтле органнары һәм архивлары җитәкчеләре, ведомство архивлары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Совет Россия Федерациясендә архив эшенең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең архив эше өлкәсендәге вәкаләтле органнары катнашында аларны хәл итүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрне әзерләү максатыннан оештырылган. Советның XII утырышында Россия Федерациясе архив учреждениеләренең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлеге турында фикер алышынды.

И. Х. Әюпова “Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү тәҗрибәләре турында” темасына чыгыш ясады.


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 16 нчы сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:

– дәүләт һәм муниципаль архивларының 79 оешма-чыганакларының (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды;

– Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивларының оешма-чыганаклары (Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм башка оешмалар) исемлекләренә үзгәрешләр кертү буенча белешмәләр тикшерелде.


16
сентябрь, 2016 ел
җомга
“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтына Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) тууына 100 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә язучының фронтта алып барган куен дәфтәреннән өзекләр, фоторәсемнәр, А. Расихның “Ике буйдак” романы буенча куелган спектакль программасы һәм башка документлар тәкъдим ителә. Әлеге документлар Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланалар.

15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының 2017 елның беренче яртысына язылу башланды. «Гасырлар авазы – Эхо веков» Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Югары аттестацияләү комиссиясе тарафыннан төзелгән, кандидатлык һәм докторлык гыйльми дәрәҗәсен казану өчен язылган диссертацияләрнең төп фәнни нәтиҗәләре нәшер ителә торган, рецензияләнүче фәнни басмалар исемлегенә кертелде. Журналның һәрбер санында тарихка багышланган фәнни мәкаләләр һәм уникаль архив документлары басыла.

Журналга барлык почта бүлекләрендә «Роспечать» агентлыгы каталогы буенча һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (https://uslugi.tatarstan.ru/russian_post/subscribe/authenticate) аша язылырга була.

Язылу индексы 78704.

Журналны шулай ук Казан шәһәре, Кремль урамы, 2/6 адресы буенча сатып алырга мөмкин.

13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И.Х.Әюпова Россия архивчылары делегациясе составында 2016 елның 5-10 сентябрендә Корея Республикасы башкаласы Сеул шәһәрендә узган XVIII Халыкара архивлар конгрессында катнашты.

Дүрт елга бер үткәрелә торган бу чарада 114 илдән 2 меңнән артык кеше катнашты. Архивчылар форумының “Архивлар, татулык һәм дуслык: глобальләшкән дөньяда башка культураларның үзенчәлекләрен аңлауны, гаделлек һәм хезмәттәшлекне тәэмин итү” дип игълан ителгән төп тема кысаларында Конгресста катнашучылар архив эшенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар һәм тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Конгрессның эше турындагы мәгълүмат һәм форумда катнашучыларның чыгышлары Халыкара архивлар советының сайтында Конгресс сәхифәсендә урнаштырылган (http://www.ica.org/en/international-congress-2016).


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 11 сентябрендә 12 сәгать 10 минутта «Татарстан радиосы»нда (Казанда 99,2 FM дулкынында) журналист Нәсим Акмал «Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының баш редакторы Д. И. Ибрагимов һәм журналның даими авторлары белән әңгәмә уздырачак.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова җитәкчелегендәге Татарстан архивчылары делегациясе Идел буе федераль округы архив оешмаларының Фәнни-методик советы утырышында һәм “Архив эше өлкәсендәге законнарның үтәлешен региональ дәүләт контролендә тоту: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” һәм “Архив документлары җыентыкларын әзерләү методикасы һәм практисы” семинарларында катнаштылар. Чаралар 2016 елның 7-8 сентябрендә Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә үтте.

8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты” сайтында “Халыкара һәм регионара хезмәттәшлек” бүлегенең “Регионара хезмәттәшлек турында килүшеләр” бүлекчәсенә Хабаровск крае Хөкүмәтенең гражданлык хәле актларын теркәү һәм архивлар эшләре комитеты һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International