«Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивлары күргәзмәләре» баннерының «Татарстан Республикасы муниципаль архивлары» бүлегенә «Татарстан Республикасы мәгариф тарихы муниципаль архивлар документларында. 1 нче кисәк. 1917-1940 нчы еллар» архивара документаль күргәзмә урнаштырылды. Күргәзмәдә дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар фондларыннан, шулай ук шәхси фондлар һәм архив коллекцияләреннән документлар тәкъдим ителә.
2016 елның 11 апреленнән 15 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 435 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 170 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 202 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 421 архив белешмәсе әзерләнде.
Татарстан Республикасы Милли архивы Габдулла Тукай Әдәби музеенда оештырылган Төп нөсхә көнендә катнашты.
Архив тарафыннан Г. Тукай белән бәйле документларның төп нөсхәләре тәкъдим ителде. Шулар арасында Г. Тукайның 1886 елда Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында тууы турында метрика язуы, шагыйрьнең беренче татар актрисасы Сахибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап 1909 елда язган «Ике кояш» шигыренең автографы, Г. Тукай шигырьләре җыентыгына 1911 елда Казан жандармериясе тарафыннан арест салынуга караган документлар һәм башка чыганаклар бар.
2016 елның 12 апрелендә «Угол» иҗади лабораториясендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм «Живой город» хәзерге сәнгатькә булышлык итү фондының уртак проекты кысаларында, «Татарстан (Дүрт елга иле)» документаль фильмы күрсәтелде. Фильм Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан тәкъдим ителде.
Татарстан АССРның 10 еллыгына багышланган документаль кинотасма 1929 елның августыннан 1930 елның мартына кадәр төшерелде. Фильмны режиссер А. М. Дубровский, режиссер ассистенты К. Х. Поздняков, операторлар Н. Анощенко, К. Венц, Б. Франциссон әзерләделәр.
Фильм беренче тапкыр 1930 елда Мәскәүдәге «Красный богатырь» заводы эшчеләренә күрсәтелде.
2016 елның 8 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында:
– дәүләт һәм муниципаль архивларының 59 оешма-чыганаклары (Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның) эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды;
– Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивларының оешма-чыганаклары (Россия Федерациясе Үзәк Банкы Казан банк колледжы, Казан (Идел буе) федераль университеты, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ һәм башкалар) исемлекләренә үзгәрешләр кертү буенча белешмәләр тикшерелде;
– Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының оешма-чыганаклары исемлеге каралды.