ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2016 ел
җомга
“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә “Советлар Союзы Герое Габделхак Сәгыйть улы Умеркин” дип аталган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Одесса һәм Севастополь шәһәрләрен саклауда катнашкан, Советлар Союзы Герое Г. С. Умеркин батырлыгын яктыртучы фоторәсемнәр, гәзит мәкаләләре, истәлекләр һәм башка документлар тәкъдим ителә.

5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы баш белгече Э. Ф. Миңнуллина Казанның 23, 25, 89 нчы урта мәктәпләрендә “Сугышны кичкән сәхифәләр (1941-1945 нче еллар Бөек Ватан сугышы хатлары)” темасына дәресләр үткәрде. Дәресләрдә архив фондларында сакланучы хатлар, сугыш еллары фоторәсемнәре һәм башка документлар кулланылды.


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 25 апреленнән  29 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 432 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 186 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 176 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 314 архив белешмәсе әзерләнде.


29
апрель, 2016 ел
җомга

Архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарының үтәлүен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде. Архив эше турындагы законнарның үтәлүендә бозулар табылмады.

Алдан бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлүен күзәтү максатыннан “Казан медицина көллияте” дәүләт автономияле һөнәри белем бирүче учреждениедә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Күрсәтмә үтәлмәгән, административ хокук бозу турында протокол төзелде.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 28 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 47 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципаль район авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетларының һәм башка оешмаларның материаллары бар.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Архитектура мирасын торгызу һәм реставрацияләү» белгечлеген өйрәнүче студентлар өчен дәрес үткәрелде.

Студентлар шәһәр төзелеше буенча аеруча кыйммәтле документлар, шул исәптән, Казандагы биналарның план-сызымнары, шулай ук архивның фәнни-белешмә аппараты белән таныштылар, архив документларын эзләү ысулларын өйрәнделәр. 


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе
«Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивлары күргәзмәләре» баннерының «Архивара күргәзмәләр» бүлегенә «Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу мөнәсәбәте белән» дип аталган архивара интернет-күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Милли архивында, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында, Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивында һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль архивында сакланучы фоторәсемнәр, афишалар һәм башка документлар тәкъдим ителә.

25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе
2016 елның 18 апреленнән 22 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 436 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 180 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 194 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 415 архив белешмәсе әзерләнде.

22
апрель, 2016 ел
җомга
2016 елның 21 нче апрелендә Татарстан Республикасы муниципаль архивларының җитәкчеләре  һәм дәүләт архивлары хезмәткәрләре өчен  “Россия Федерациясендә Архив эше турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 2016 елның 2 мартындагы 43-ФЗ номерлы Федераль законны һәм Дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмаларында Россия Федерациясе архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм файдалануны оештыру кагыйдәләрен гамәлгә кертүгә багышланган республика укыту семинары узды. Семинарда оешмаларда электрон документларны туплау, саклау һәм файдалану мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелде.

21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 21 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының архив бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы архив тармагын информатизацияләү үсеше перспективалары.

2. Дәүләт, муниципаль һәм социаль җәһәттән әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча чаралар программасын гамәлгә ашыру барышы.

3.  Татарстан Республикасы Милли архивының чыганаклары булган оешмаларның эшчәнлеге мисалында электрон документлар белән эш итүне оештыру ысуллары.

4. Татарстан Республикасының дәүләт милкенә караган архив документларын саклау, туплау, исәпки алу һәм файдалану буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен республика бюджетыннан җирле үзидарә органнарына бүлеп бирелгән субвенцияләрне тоту нәтиҗәлелегенә анализ.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International