2016 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы муниципаль архивларына гражданнар һәм оешмалардан 28356 мөрәҗәгать кабул ителде. Аларның 38 % Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекләреннән электрон формада документлар әйләнеше каналы һәм Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк филиаллары аша алынды. Муниципаль архивлар тарафыннан өч айда 25141 мөрәҗәгатькә җавап хәзерләнде.
Татарстан Республикасы дәүләт архивлары республика Мәдәният министрлыгы мөрәҗәгате буенча Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларда куллану өчен шагыйрь исеме белән бәйле архив документларының электрон күчермәләрен эшләп бирделәр. Шулар арасында Габдулла Тукай фоторәсемнәре, Татарстан АССР Совет язучылары берлеге җаваплы секретаре Муса Җәлилнең ВКП (б) Татарстан өлкә комитетына Габдулла Тукай музеен оештыру турында хаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләү турында республика хөкүмәте карарлары, Президент указлары һәм башка документлар.
Татарстан Республикасы Милли архивында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының «Тарих һәм җәмгыять белеме», «Педагогик белем» юнәлешләрендә укучы III курс студентлары архив практикасын үтә. Студентларга архив эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча кереш лекция укылды, документлар күрсәтелде һәм таныштыру экскурсиясе үткәрелде. Практика үтү дәвамында студентлар фәнни-белешмә аппарат һәм архив документлары белән эш итү күнекмәләре алачаклар.
“Вестник архивиста” журналында (2016 елның 1 нче саны) архивның баш белгече И. И. Кармановның “Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында мультимедиа контентын тикшерүне автоматизацияләү” исемле мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләдә мультимедиа контентында һәртөрле җитешсезлекләрнең булуын-булмавын һәм Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына саклауга кабул ителә торган аудиовизуаль документларга куелучы таләпләргә туры килүен-килмәвен тикшерүне автоматизацияләү мәсьәләләре карала.
Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы татар әдәбияты классиклары Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә хәзерләүдә катнашты. Күргәзмә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе китапханәсендә узган иде. Архив тарафыннан күргәзмәдә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фатих Амирхан: краткий очерк о жизни и творчестве писателя», Абдулла Сайгановның «У истоков эстетики реализма», Ибраһим Нуруллинның «Прометей из Новотатарской слободы» китаплары һәм башка басмалар тәкъдим ителде.
2016 елның 21 мартыннан 25 мартына кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 572 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 206 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 290 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 375 архив белешмәсе әзерләнде.
Федераль архив агентлыгы каршындагы Үзәк эксперт-тикшерү комиссиясенең 2015 елның 29 декабрендәге карары нигезендә 1593 елның 11 маенда патша Федор Иванович һәм патшабикә Ирина тарафыннан Зөя каласы Богородица монастыре архимандриты Мисаилга һәм монастырь монахларына Зөя өязендәге биләмәгә ярлыкаш грамотасы (XVII гасыр 1 нче яртысы күчермәсе) Россия Федерациясе Архив фонды уникаль документлары дәүләт реестрына кертелде. Грамота Татарстан Республикасы Милли архивында саклана.
Документ, Иван IV Казанны яулап алганнан соң Тау ягында православиенең таралу үзәгенә әверелгән, нигезе 1555 елда Зөя каласында салынган Богородица монастыре биләмәләре турында мәгълүмат бирә.
2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Фәнни-консультатив советның чираттагы утырышы узды.
Утырышта “XIX гасыр ахырында Таврия губернасы мөселман руханилары: В.В.Вашкевич рапорты” документлар җыентыгының кулъязмасы тикшерелде, “Татарстан АССР оешуының 100 еллыгына”, “1920 нче елдан башлап бүгенгә кадәр Татарстанның демографик тарихы” җыентыкларының, “Татарстан АССРның 1920-1930 нчы елларда административ-территориаль бүленеше” белешмәлегенең концепцияләре проектлары каралды.