АКШның Индиана университеты аспиранты Кети Линн Стюарт Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында сакланучы документларны өйрәнә. Ул ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр турындагы документлар белән эшләвен дәвам итә.
«Дәүләт контроле (күзәтүе)» бүлегенең «2016 нчы ел» бүлекчәсенә 2016 нчы елга юридик затларны һәм индивидуаль эшмәкәрләрне тикшерү планы һәм 2016 нчы елга җирле үзидарә органнарын тикшерү планы урнаштырылды.
«Киңәшү һәм координацияләү органнары» бүлегенең «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясе» бүлекчәсенең «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясе эше» бүлекчәсенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең 2016 елга эш планы урнаштырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Доктор Касыйм Габдеһ Касыйм тарафыннан нәшер ителгән XVI йөз гарәп язучысы Әхмәд бине Әбел-Хәсән Гали бине Нуретдин әл-Мәхәлли әш-Шафигыйның (шәех Ибне Зәнбәл әр-Рәммал дип тә мәгълүм) әсәре Мисырның госманлы төрекләре тарафыннан яулап алынуының кыскача тарихыннан гыйбарәт (Әхмәд бине Зәнбәл әр-Рәммал. Солтан әл-Гуриның госманлы Сәлим белән сугышы: мәмлүкләр дәверенең ниһаяте: тарих һәм халык хикәясе арасында / Доктор Касыйм Габдеһ Касыймның кереш сүзе һәм тикшеренүе. – Каһирә, 2014). Доктор Касыйм тарафыннан нәшер ителгән тарихнамәнең күчермәсе XVII йөзгә карый һәм үз эченә кайбер өстәмәләрне дә ала.
«Гаен Шәмес» университетының әдәби факультеты профессоры Мөхәммәд әд-Досукый әз-Зәгъбинең «Гарәп теле сарыфы (морфологиясе)» исемле китабында (Каһирә, 2012) гарәп теле грамматикасының төрле аспектлары системалы рәвештә бәян ителә.
2015 елда Татарстан Республикасы Милли архивы тарафыннан 8 122 иҗтимагый-хокукый, тематик һәм генеалогик мөрәҗәгать үтәлде. Архив документларының барлыгы һәм саклану урыннары турында физик һәм юридик затларга 6 887 консультация бирелде.
Архивның уку залында 784 файдаланучыга 30 565 эш, шул исәптән файдалану фонды (микрофильмнар) һәм фотодокументлар бирелде.